- РУС
- ТАТ
Казанда архитектура истәлеге
Казанда яһүдләр җәмгыяте 1847 елга кадәр эшли. Вакытлыча файдалануга алынган бүлмәләрдә урнаша. XIX йөз ахырында – XX йөз башында Кече Проломный урамындагы йортта урнаша (хәзерге Профсоюз урамы). Дәүләт банкы төзелеше башлангач, ул сүтелә, җәмгыятькә Кече Проломный урамының икенче ягында үзләренең синагога бинасын төзергә рөхсәт ителә. Бина 1914–1915 елларда архитектор Н.М.Андреев проекты буенча җәмгыять акчасына төзелә.
Россия кануннары нигезендә, яһүдләрнең «утраклык чигеннән» арырак губерналарда урнашкан яһүди гыйбадәтханәләрнең тышкы ягында архитектур һәм сынлы дини символлар (алты почмаклы йолдыз, менора (җиде кәүсәле шәмдәл һ.б.) куелырга тиеш булмый.
Синагога – модерн стилендә төзелгән өч катлы кирпеч бина. Төп фасадының үзәк өлеше аттиклы һәм дагасыман ике уемлы. Аларның берсе – ишегалдына узу, икенчесе төп ишектән керү өчен хезмәт иткән. Аттиктагы икешәр катлы кечкенә тәрәзәләр изге язулы тактага охшатып ясалган, аларны камалап алган декоратив элементлар Тора төргәкләрен хәтерләтә, баскыч култыксасындагы рәсемдә алты почмаклы йолдыз сурәте бар. Ике рәт тәрәзәле гыйбадәт залының кеше күзеннән читтә урнашкан ишегалды фасадында шәрык сыйфатларын абайларга була. Залның күләме урам яктагы корпуска перпендикуляр тора.
1929 елда синагога ябыла, соңрак бина – яһүд мәдәнияте йорты, аннары пионерлар, мәгариф хезмәткәрләре йорты була.
1940 елда Укытучылар йортын урнаштыру өчен архитектор Р.М.Мортазин проекты белән төп фасадны неоклассицизм стилендә бизәп, планында һәм интерьерларда үзгәрешләр кертеп, капиталь реконструкция үткәрелә. Гыйбадәтханәнең төньяк дивары буйлап зал белән тоташтыручы ике баскычлы агач сәхнә урнаштырылган.
1996 елда бина яһүдләр җәмгыятенә тапшырыла, 1990 еллар ахырында капиталь ремонт үткәрелә. Төп гыйбадәт залының интерьеры үзгәртелә. Элеккеге сәхнәне калган өлештән аркалы, биш кырлы, киң уемлы, баганалар шикелле үк куе зәңгәр керәч плитә белән бизәлгән дивар аерып тора. Диварның өске өлешендә җиз хәрефләр белән язу язылган. Зәңгәр дивар яссылыгында сул якта – Иерусалим храмы хәрабәләре, уң якта борынгы яһүд шәһәре шәүләсе чалымлана. Сәхнәнең үзәк өлешендә изге Тора төргәкләре сакланган кечерәк нәфис киот куелган. Гыйбадәтханә залын сәхнә белән бер маршлы баскыч тоташтыра. Залның үзәгендә изге сәхифәләр укыла торган подиумлы зур өстәл урнашкан. Зал ишеге өстендә хатын-кызлар өчен балкон куелган. Түшәмдәге алты почмаклы йолдызның үзәгенә эленгән, ян-яклардагы шәмдәлләр кебек үк җиздән эшләнгән люстра гыйбадәт залының төп бизәге булып тора.
Нугманова Г.Г. Еврейский молитвенный дом в Казани в контексте российского архитектурно-строительного законодательства // Изв. Казан. гос. архитектурно-строительного университета. 2009. № 1 (11).
Авторлар – Г.Г.Ногманова, Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.