К.Л. Мюфке йорты. 1907–1908

Һади Атласи урамы ягыннан күренеше. Казан

1907–1908 елларда элекке Академия бистәсе территориясендә хуҗасы архитетор К.Л.Мюфке проекты буенча төзелә. Кирпеч заводы урамы тәмамланган урындагы агачлыкта урнашкан.

Биек калай түбәле, штукатурланган ике катлы кирпеч йорт. Фасадлары симметриясез. Беренче катта челтәр баскычлы вестибюль, юыну һәм кер юу, кунак бүлмәләре һәм көньяк фасад буйлап сузылган террасага чыгучы ашханә урнашкан; икенче катта — зур зал, йокы бүлмәләре, кабинет, бәдрәф һәм юыну бүлмәсе; чарлакта — хезмәтчеләр бүлмәсе. Һәр бүлмә үзенә бер нәфислек белән бизәлгән. Икенче каттагы зур тәрәзәле, конструкциясе готика стилендәге нервюралардан торган һәм балкон ишеге түгәрәгрәк залга ачылган бүлмә гаять үзенчәлекле.

Мюфке йорты 1930 елдан — Казан коммуналь төзелеш институты, соңрак КПССның Татарстан өлкә комитеты карамагына тапшырыла. 1957–1960 елларда биредә өлкә комитетның 1 нче секретаре С.Д.Игнатьев һәм ТАССР МС рәисе Г.Ә.Әбдерәзәков яши. 1960 елдан — балалар бакчасы.

Авторлар — Е.В.Афонина, Л.М.Мортазина