Мәчкәрә авылы мәчете. 1791

Кукмара районы Мәчкәрә авылы үзәгендә урнашкан.

1791 елда 1 нче гильдия Малмыж сәүдәгәре Габдулла ибне Габдессәлам ибне Үтәмиш әл-Мәчкәрәви акчасына төзелә. Түбәсенә манара урнаштырылган ике катлы, ике заллы мәчет. Беренче кат хуҗалык әйберләре кую өчен билгеләнгән. Анфиладалы гыйбадәт залының түшәме гөмбәзсыман. Гөмбәз өслеге барокко һәм татар бизәлеш сәнгате үрнәгендәге филёнкалар, катырып ясалган розеткалар белән бизәлгән. Мәчет фасадларында Петербург бароккосы стилендәге классицизм элементлары булган әүвәлге бизәлеш сакланып калган.

Мәчеттә татар галим-теологлары һәм вәгазьчеләре ахун Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашыти һәм Габдулла бине Яхья әл-Чиртуши имам хезмәтен башкаралар.

2011 елда Мәчкәрә мәчетенең манарасы торгызыла.

Әдәбият       

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. К., 2000.

Автор — Х.Г.Надыйрова