Биографиясе

1894 ел, Чернигов губернасы Глухов шәһәре – 1937 елның 30 октябре, Мәскәү шәһәре.

1899 елдан Донбасста. 1913 елда Петербургта төзүче, кадак заводында эшче, сәяси стачка оештырганы өчен эштән куыла. РСДРП(б)ның Петроград комитеты әгъзасы. 1914 елда Луганск шәһәренә күченеп китә.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1915 елда, Россия армиясенә алына, авыр яралана. Октябрь революциясендә катнаша (Петроград). 1919–1920 елларда Одесса Хәрби округының сәяси идарәсе башлыгы, Көньяк фронт частьләрендә Кызыл Армиянең сәяси идарәсе инспекторы.

Соңрак Донбасста хакимият һәм партия эшендә. РКП(б)ның Рыбинск (1922–1923 еллар), Орёл (1923–1924 еллар) губерна комитетлары, ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты 1 нче секретаре. 1927 елда Кытайга хәрби киңәшче итеп җибәрелә. 1928–1933 елларда – ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты, 1933–1937 елларда Көнчыгыш Себер крае комитеты 1 нче секретаре.

Репрессияләр корбаны; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Субаев Н. Разумов Михаил Осипович // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.

Центральный комитет КПСС, ВКП(б), РКП(б), РСДРП(б): Ист.-биогр. справ. М., 2005.

Автор – Р.Х.Әхмәтҗанов