Башта 1824 елда сәүдәгәр К.Е.Подуруев акчасына ярдәмче каралтылары белән кирпеч йорт төзелә (архитекторы билгесез). 80 ел дәвамында бина төрле зәвыклы һәм мөмкинлекле хуҗаларның милкенә әверелә, үзгәртеп коруларга дучар була.

1908 елда әлеге йортның соңгы хуҗасы Н.М.Журавлёв варислары аны шәһәрнең сәүдәгәрләр җәмгыятенә тапшыра. Бина реконструкцияләнә һәм Сәүдәгәрләр җыены ихтыяҗларына яраклаштырыла; анда сәхнәле тамаша залы, бию залы (ак зал), ресторан (имән зал) барлыкка килә. Сәүдәгәрләр җыены бинасы хәзерге К.Нәҗми һәм А.Островский урамнары кисешкән җирдә урнашкан, почмагындагы эркер-балкон аңа үзенчәлекле төс биреп тора. Фасадлары ахыргы чор эклектика стилендә бизәлгән.

1930 еллар башында шундагы Яшь тамашачылар театры бинасына икенче тапкыр реконструкция үткәрелә, зур сәхнә тартмасы төзелә, тәрәзәләрнең бер өлеше томалап куела, фасадлардагы күпертмә бизәкләр кубарып алына.

1995 елгы зур янгын вакытында театрның тамаша залы янгач, бина яңадан торгызыла һәм элекке хәленә кайтарыла (архитектор К.И.Мусина проекты). Элекке Сәүдәгәрләр җыены бинасының фасадлары һәм интерьерлары кабаттан торгызыла. Баштагы бинага балконы һәм парадный ишеге, вестибюле, флюгерлы һәм сәгатьле, гөмбәзе булган күрше йорт тоташтырыла. Ишегалдындагы корылмаларның өскормасында театр цехлары һәм гримёр бүлмәләре урнаша. 2001 елның гыйнварында реконструкциядән соң театр бинасы яңадан ачыла.

Автор — Х.Г.Надыйрова