Эчтәлек

Иске Татар бистәсе һәм Пләтән авылы янындагы Югары Кабан күленең көнбатыш ярына урнашкан.

1855 елда нигез салына. Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү һәм химия заводы башта зур турыпочмаклы ишегалдыннан, периметр буенча төзелгән бер һәм ике катлы кызыл кирпеч корпуслардан һәм ике биек җылыту системасы торбаларыннан тора. Аның территориясендә Крестовниковларның агачтан салынган ике катлы торак йорты була.

Завод үсә, берничә тапкыр үзгәртеп корыла һәм XX йөз башында технологик процесслар белән бәйләнгән зур биналар комплексы барлыкка килә. Урамның кызыл сызыгы буенча бер-берсенә якын урнашкан ике һәм дүрт катлы корпуслар үсеп чыга, комплексның төп фасадын тәшкил итүче капка һәм кирпеч койма корып куела.

Сузынкы ике катлы корпус ишегалды ягыннан уксыман һәм аркалы тәрәзәләр белән бизәлә, кыек түбә белән ябыла. Тагын ике корпус, баскычсыман композиция ясап, 1–2 катка калкыбрак тора; ике кат арасындагы тар кәрнизләрдә декоратив бизәлеш алымнары кулланылган. Әлеге биналар шундый ук архитектуралы башка җитештерү корпуслары урнашкан ишегалдын урамнан аерып тора. Сигез кырлы торба башка корпуслар өстеннән биек булып күтәрелә.

Революциядән соң завод дәүләт карамагына тапшырыла, совет чорында М.Вахитов исемендәге химия комбинаты дип атала. Иске биналарга реконструкция ясала, яңа җитештерү һәм административ корпуслар төзелә. Хәзер «Нәфис Косметикс» АҖ.

Әдәбият  

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                            

Автор — Х.Г.Надыйрова