Эчтәлек

Химия һәм физиканың теоретик һәм тәҗрибәви алымнарына нигезләнә.

Физик химиянең төп бүлекләре:

  • матдә төзелеше,
  • химик термодинамика,
  • эретмәләр тәгълиматы,
  • өслек күренешләре,
  • химик кинетика һәм катализ.

Физик химия базасында квант химиясе, электр химиясе, фотохимия, радиация химиясе, кристалл химиясе, коллоид химиясе, физик-химик анализ.

Фән буларак физик химия XVIII йөздә формалаша (М.Ломоносов, А.Лавуазье, Т.Ловиц, К.Бертолле, Дж.Дальтон).

Төп төшенчәләре һәм закончалыклары XIX йөздә формалаша (П.Гесс, В.Нернст, В.Оствальд, Я.Вант-Гофф, С Аррениус, Д.Менделеев, Д.Гиббс). Физик химиянең үсешенә Казан химия фәнни мәктәбе вәкилләре (К.К.Клаус, Н.Н.Бекетов, А.М.Бутлеров, И.И.Канонников, Ф.М.Флавицкий, А.Ф.Герасимов, А.Я.Богородский) мөһим өлеш кертә.

Татарстанда химик термодинамика (Г.К.Дьяконов, А.И.Коновалов, Б.Н.Соломонов, В.В.Овчинников, Е.В.Сагадеев), химик кинетика һәм катализ (Ә.М.Мазһаров, Г.М.Храпковский, В.Н.Никулин, Б.Л.Кондрацкий, Х.Э.Харлампиди, Г.С.Дьяконов, Я.Д.Самуилов, А.А.Ламберов), эретмәләр тәгълиматы (А.М.Васильев, В.Ф.Торопова, В.П.Барабанов, Ю.И.Сальников, В.М.Центовский), үзеннән-үзе оешучы системалар Ф.х.се (А.И.Коновалов, В.П.Барабанов, Л.А.Кудрявцева, И.С.Рыжкина, Ю.Г.Галяметдинов, Л.Я.Захарова, Р.Ф.Бакеева, А.Я.Третьякова), химиядә физик тикшеренү алымнарын эшләү һәм куллану (Б.А.Арбузов, А.Н.Верещагин, С.Г.Вульфсон, Й.Ю.Сәмитов, Р.Р.Шаһидуллин, А.Б.Ремизов, В.А.Наумов, В.И.Коваленко, И.А.Литвинов), квант химиясе (М.С.Шапник, А.М.Кузнецов, Г.А.Чмутова, Р.М.Әминова, А.Г.Шамов, Р.Р.Нәҗметдинова) үсеш ала.

Физика һәм физик органик химия өлкәсендә систематик тикшеренүләр Казан университетында, Казан технология университетында, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, югары уку йортларында һәм тармак фәнни-тикшеренү институтларында, республика сәнәгать предприятиеләрендә алып барыла.

Әдәбият

Смирнова Н.А. Методы статистической термодинамики в физической химии. М., 1982;

Эмануэль Н.М., Кнорре Д.Г. Курс химической кинетики. М., 1984; 

Стромберг А.Г., Семченко Д.П. Физическая химия. М., 2003; 

Atkins P. Physical Chemistry. N.Y., 2007.