Биографиясе

1935 елның 6 феврале, БАССРның Дүртөйле районы Баргызбаш авылы — 2006 елның 2 марты, Мәскәү.

1961 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, «Энергия» ФҖБдә (Мәскәү өлкәсе Калининград шәһәре) эшли.

1975 елдан Мәскәүдә: Җылылык техникасы фәнни-тикшеренү институтында (1975–1977), СССР ФАнең Машиналар белеме институтында (1977–1984),

Төгәл машиналар төзү КБнда (1984–1989), Мәскәү техник университетының Энергетика машиналары фәнни-тикшеренү институтында (1989–1993).

1993 елдан Россия Халыклар дуслыгы университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре энергетика җайланмаларының үткәргеч торбалар системаларында басым тирбәнешләрен демпфирлауга карый.

Низамов төрле системаларда гидравлик бәрүләрне, вибрация процессларын сүндерү җайланмаларын эшли.

Уйлап табуга 90 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре, «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Гидроупругие колебания и методы их устранения в закрытых трубопроводных системах. Красноярск, 1983 (автордаш);

Гидродинамика одно- и многофазных сред. Таш., 1986 (автордаш);

Комплексные исследования двухфазных потоков с целью создания устройств для управления гидродинамическими процессами. М., 1991 (автордаш).