Эчтәлек

Казан сәүдәгәре Н.Н.Колокольниковның торак утары. 1836 елда Постаучылар бистәсендә архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча төзелә. Ике катлы, антресольле, төп фасады Георгиевский урамына (хәзерге Петербург ур.) караган торак йорт янәшәсендә хуҗалык корылмалары, түрдә бакча була.

П-рәвешле йортның аскы катындагы складлар сәүдә залларыннан коридор белән бүлеп алына, югарыда бер рәткә тезелгән торак бүлмәләре урнаша. Кибеткә керү ишеге фасадның үзәк өлешендә эшләнгән, 2 нче катка ишегалды ягыннан күтәрелгәннәр. Урамга карап торган төп фасад биналар салу сәнгатендәге төрле алымнар кулланылуы белән игътибарны җәлеп итә. Композициянең эстетик тәэсирлелеге әүвәлге классицизм стилендә башкарылган.

1879 елдан йорт штабс-ротмистр хатыны К.П.Лихачёва карамагына күчә. Шул ук елда ишегалды түренә Лихачёвлар аракы заводының безнең көннәргә кадәр сакланмаган ике катлы бинасы төзелә. 1912 елда техник Ф.Захаров проекты буенча төп торак бинага Чабакса осталары эшләгән чуен баганаларга терәлеп торган бер кыеклы түбә астында, ачык балкон-террасалы көнбатыш фасадның бөтен буена беркатлы кирпеч йорт кушып салына (1990 елларда юкка чыга). Соңрак ишегалдына керү капкасының сул ягында бер катлы таш кибет, төп йортның уң ягына бер катлы кирпеч корылма кушып салына (1912–1913 елларда күрше җир кишәрлеген сатып алган йорт биләүче М.Б.Терёшинга сатыла).

Йортның төрле елларда һәм ХХ йөз ахырында юкка чыккан флигельләрендә И.Д.Цульцның буяуханәсе, Е.Гендельның махсус серкә заводы, итек тегү остаханәсе, Бабушкинаның кием тегү мәктәбе, 24 нче хосусый мәктәп, «Т.Селиванов һәм уллары»ның йомырка порошогы җитештерү заводы һ.б. эшли.

Колокольников йорты 2005 елда юкка чыга.

Әдәбият

Адресная книга Казани. К., 1895;

Вся Казань. К., 1910; Республика Татарстан: Памятники истории и культуры. К., 1993.

Авторлар — Л.М.Мортазина, Г.И.Середа