Проекты

Җыенның яңа бинасын төзү турындагы карар, аның Петропавел тыкрыгында урнашкан элеккеге бинасы 1842 елның августында янганнан соң, 1843 елның мартында кабул ителә.

Казан архитекторы М.П.Коринфскийның классицизм стилендәге бина проекты Петербургта кире кагыла. 1844 елның апрелендә расланган яңа проект, фаразлар буенча, Петербург архитекторы Н.Е.Ефимов тарафыннан әзерләнгән дип исәпләнә.

1845 елның маенда Казан дворяннары эчке бүлмәләрнең планын үзгәртергә һәм төп залның күләмен зурайтырга тәкъдим кертәләр. Нәтиҗәдә Н.Е.Ефимов проекты буенча төзеләчәк «П» рәвешле бина планы турыпочмаклык рәвешенә үзгәртелә. Төзелеш (1845–1853 еллар) белән Коринфский (төп залның интерьер авторы), аннары И.П.Бессонов җитәкчелек итә.

Стиле

1868 елда бина ишегалдында псевдорус стилендә кәшәнә төзелә (архитектор И.Н.Грицевич, 1920 елда сүтелә), 1870 елда аңа керә торган портик кушып салына.

Цоколь катына биек итеп күтәртелгән ике катлы, мезонинлы, симметрияле бинаның бер почмагы Театр мәйданы (хәзерге Ирек мәйданы) почмагына туры килә. Мәйдан ягыннан керә торган үзәк ишек аркалы портик эчендә калдырылган, өстенә балкон урнаштырылган. Бинаның тышкы күренеше Италиядәге сарайларны хәтерләтә.

Коридор һәм бүлмәләр системасы үзара яраштырылып, һәр каты төрле вазифалар үтәүгә нигезләнеп планлаштырылган. Цоколь катында ярдәмче һәм хезмәт башкару бүлмәләре урнашкан. Гражданнар 1 нче катта кабул ителгән, вестибюльдән юл канцеляриягә, дворяннар башлыгы кабинетына, китапханәгә, кече ашханәгә һәм буфетка, чишенү һәм швейцарлар бүлмәсенә илтә.

Үзәк бүлмәләр – төп зал, зур ашханә, кунакханә һәм клуб – 2 нче катта. Түр баскыч бинаның үзәгеннән күтәрелә, мезонинда төп залның төрле кичәләрдә катнашучы хорлары, кунакханә номерлары һәм музыкантлар бүлмәләре урнашкан. Беренче катның диварларында төрле архитектура бизәкләре, яссы пилястралар урын алган. 2 нче катны зур, классик стильдәге кәрнизләр һәм Коринфский ордеры буенча төзелгән пилястралар бизи.

2 нче каттагы тәрәзә уемнары куш арка формасында, тимпан фигурасы төшерелгән йөзлек белән берләштерелгәннәр. Мезониндагы аркалы тәрәзәләр парлы итеп уелганнар. Фасадларның һәм интерьерларның гомуми стиле эклектиканың классик юнәлешендә башкарылган.

Үткәрелгән чаралар

Сарайда, җыенның рәсми чараларыннан тыш, төрле тантаналар, концертлар, хәйрия кичәләре, күргәзмәләр дә уздырылган. Бүлмәләрнең бер өлешен Англия клубы һәм башка учреждениеләр арендага алып файдаланган.

1909 елда төп залда – Ф.Шаляпин, 1914 һәм 1915 елларда Л.Собинов җырлаган, 1910 һәм 1916 елларда С.Рахманинов һәм А.Скрябин концертлар биргән, 1914 елда футурист-шагыйрьләр В.Маяковский, В.Каменский, Д.Бурлюк чыгыш ясаган.

Октябрь революциясеннән соң

1917 елның 26 октябрендә биредә Казан губерна Советының утырышы була, анда шәһәрдә Совет власте урнаштырылуы игълан ителә. Октябрь революциясеннән соң бина профсоюзлар карамагына тапшырыла: биредә бер-бер артлы Эшче сарае, Үзәк эшчеләр һәм студентларның союзара клублары урнаша.

1928 елдан – Кызыл Армия йорты, 1940 елдан – Офицерлар йорты.

1959 елга кадәр бинада ТАССР Югары Совет утырышлары һәм КПССның Татарстан өлкә оешмасы конференцияләре уза.

1997 елда Казан хакимиятенә тапшырыла, 2002 елдан капиталь төзекләндерү һәм реконструкция алып барыла, мезонин каты үзгәртеп корыла (И.Г.Нургалиев); әлеге эшләр 2005 елда тәмамлана.

2005 елдан бинада Казан ратушасы урнаша.

Әдәбият

Егерев В.В. Дворянское собрание // Материалы Центрального музея ТАССР. Казань, 1927;

Айнутдинов Р.А., Чудинова Т.С. Здание Казанского дворянского собрания: Прошлое и настоящее. Казань, 2000.                      

Автор – Т.С.Чудинова