Казансу елгасының иске юлындагы биек ярына урнашкан.

Архитектор А.Э.Спориус проекты буенча төзелә.

ТАССР төзелүгә 10 ел тулган көндә, 1930 елның 25 июнендә беренче нигез ташы салына. Төзелеш 1931 елның августында башлана һәм 1932 елның 7 ноябренә тәмамлана.

Мәдәният сарае зур, кече, лекция, спорт залларын, шулай ук тир, бильярд, техника бүлмәләрен һәм балалар китапханәсен, түгәрәк эшчәнлеге өчен махсус балет залы булган бүлмәләрне эченә ала.

Мәдәният сарае каршында бакча ясала. Бинаның күләмле фәзаи композициясе ике һәм өч катлы күләмнәрнең көчле вертикаль доминанты — 1935 елда корылган парашют каланчасы белән туры почмак ясап кисешкән кушылмада төзелә. Каланча парашют беркетеләчәк башнялы күтәрү краны рәвешендәге металл конструкцияле ачык мәйдан белән төгәлләнә. Шома итеп штукатурланган кирпеч дивар фонында зур, квадрат диярлек тәрәзәләр аерылып тора. Ярымтүгәрәк баскыч почмаклары тоташ вертикаль пыяла белән капланган. Махсус ишекләр бинаның клуб өлешенә (спорт һәм кече заллы) һәм зур залга илтә. Клубка керү юлына фасад яссылыгыннан чыгып торучы ишек күләме һәм аның өстендәге балкон аерым төс биреп тора.

1952 елда бинага реконструкция ясаганда зур тамаша залы шактый үзгәреш кичерә: ике яруслы ян ложалар кушып салына, фойе киңәйтелә, өстәмә ян ишекләр өстәлә. Бер үк вакытта зур тамаша залы үзәге буенча тамаша залының төп ишеге каршында ярымтүгәрәк касса вестибюле төзелә. Вестибюльнең батынкы фасады Казансу елгасының иске юлындагы биек ярны югары терраса белән тоташтырган үзәк баскыч озынча түгәрәк мәйданчыгына илтә.

1933 елда, территорияне төзекләндерү вакытында, кече зал ишеге каршында тимер-бетоннан бишпочмаклы йолдыз эченә урнаштырылган урак һәм чүкеч рәвешендәге фонтан куела. Креслода утыручы В.И.Ленин скульптурасы бакчаның үзәк өлеше булып тора.

1935–1936 елларда бина артында революционер Роман Петров исемендәге парк төзелә («Петров паркы»). Бинаның үзәк өлешендәге үтеп йөрү аркасы фасад каршындагы бакчаны парк белән тоташтыра. Төзелеш тәмамлануга, бинадагы бүлмәләрнең бер өлеше вакытлыча торак итеп файдалануга бирелә.

1941–1944 елларда биредә хәрби госпиталь эшли. Мәдәният сарае үзенең эшен 1945 елдан яңадан башлап җибәрә. Зур залда спектакльләр һәм концертлар куела, кече залда кинофильмнар күрсәтелә. Сарайда төрле спорт секцияләре, китапханә, түгәрәкләр эшли.

ХХ йөз ахырында кризис нәтиҗәсендә ташландык хәлгә килә.

2008 елның октябрендә, көчле янгыннан соң, өлешчә сүтелә.

Автор – С.Г.Персова