Чукашёв йорты. Архитекторы К.С.Олешкевич. 1908 ел

Хәзерге күренеше

1908 елда архитектор К.С.Олешкевич проекты буенча инженер К.М.Петров тарафыннан сәүдәгәр С.А.Чукашёв өчен модерн элементлары белән эклектика стилендә төзелә.

Ике катлы кирпеч бинаның аттик белән төгәлләнгән ризалитлар белән бизәлгән уң як өлешендә катка менү өчен аерым ишек бар. Уң яктагы ишек беренче катта урнашкан даруханәгә, сул яктагысы икенче катка парад баскычы булган вестибюльгә илтә. Монда урам якка карый торган а`ркалы биек тәрәзәле зал һәм залдан ишегалдына, бакчага карый торган тәрәзәле коридор белән аерылган торак бүлмәләр урнашкан. Залга урам як фасадта дүрт кырлы гөмбәзле, чыгып торган ризалит белән аерып алынган зур кабинет тоташа. Урам ягындагы фасадның икенче катындагы ризалит үзәге буенча эркер куелган. Кабинеттан бинаның көнчыгышындагы бакчага караган, а`ркалы портик тотып торган террасага чыгарга була.Бүлмәләр Витебск (Б.Я.Лисовскийның чынаяк кирпеч-майолика заводы) һәм Мейсен (Саксония мич фабрикасы) чынаяк кирпечләре белән тышланган мичләр ярдәмендә җылытыла. Штукатурланган һәм сылап бизәлгән фасадларда һәм интерьерларда барокко стиле элементлары өстенлек итә.

Хәзерге вакытта икенче катта ТР Архитекторлар берлеге урнашкан.

Әдәбият           

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                   

Автор  — Х.Г.Надыйрова