Чистай шәһәрендә мөселман кыз балалар училищесе бинасы. 1911 ел

Хәзерге күренеше

1911 елда Татар бистәсендә Чистай шәһәренең беренче мәчете училищесе өчен татар сәүдәгәрләре төзетә.

Хезмәткәрләр өчен флигельләр һәм хуҗалык каралтылары белән комплекс составында була.

Ике катлы, турыпочмаклы кызыл кирпеч бина квартал почмагына урнаштырыла. Училищега бинаның уң өлешендәге а`рка үтеп йөрешле ишегалды аша керелә. Эклектика стилендәге төп урам як фасады аркатур путалы һәм аттик тумбалы ике ян як ризалитлар, пилятралардагы архивольтлар рәвешендәге тәрәзә йөзлекләре, ярымколонналар, филёнкалы кессоннар һәм башка элементлар белән бизәлгән.

Әдәбият           

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Админстративные районы. К., 1999.