Чистай шәһәр кабулханәләре бинасы. 1847 ел

Архитекторы Карпов. 1887 елгы реконструкция. Архитекторы А.Е.Остовский. Хәзерге күренеше

1847 елда сәүдәгәр М.Л.Мешкичев йорты буларак архитектор Карпов проекты буенча төзелә. Шәһәр һәм өяз кабулханәләрен урнаштыру өчен 1857 елда бина шәһәр тарафыннан сатып алына.

1887 елда архитектор А.Е.Остовский проекты буенча төзекләндерелә. Биек эргәле һәм өченче антресоль катлы П рәвешендәге ике катлы бина классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә төзелә. Кирпеч диварлар штукатурланган һәм буялган. Фасад һәр катта 9 тәрәзә уенты булган төгәл метрик композициягә ия. Икенче каттагы тәрәзә йөзлекләре кессон, сандрик һәм пилястраларны берләштерә. Катлаулы профильле киң тәҗе беренче һәм икенче катларны аерып тора.

Бинада почта, полиция, өяз казналыгы, ә участокның периметры буенча бина артында янгын сүндерү олавы һәм кулга алынганнарны тоту өчен корылмалар була.

Хәзерге вакытта бинада полиция бүлеге урнашкан.

Әдәбият           

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Админстративные районы. К., 1999.                        

Автор  — Т.С.Чудинова