Эчтәлек

Иске Татар бистәсендә урнашкан. 1799 елда янган агач мәчет урынына сәүдәгәр М.К.Борнаев иганәсенә архитектор П.И.Романов проекты белән 1872 елда төзелә.

Башта ул бер катлы, бер заллы, турыпочмак рәвешендәге михраблы бина була. 1895 елда (фаразланганча, Н.Ф.Малиновский проекты белән) бинаның төньягында янкорма салына, нәтиҗәдә мәчетнең озынлыгы 2 тапкыр арта һәм өч катлы манара төзелә.

Хәзерге вакытта өч катлы манаралы, түбәсе дүрт кыеклы, ике заллы, турыпочмаклы нигезгә корылган бер катлы кирпеч бина, вестибюль һәм үзара тоташкан ике гыйбадәт залыннан тора. Ишеге төньякта манараның түбәнге катында урнашкан.

Заллары арка рәвешендәге биек тәрәзәле. Михраб аркасының өске ягы дага рәвешендә эшләнгән. Тышкы ишек тамбурының сул ягында – манара баскычы, уң ягында хуҗалык бүлмәсе урнашкан. Манараның аскы өлеше биек шакмак рәвешендә, тәрәзәле өске катлары сигез кырлы итеп төзелгән, гөмбәз белән төгәлләнә. Залның диварлары почмакларда һәм тәрәзә араларында кессонланган ярымбаганалар, ә манарасы уеп бизәкләнгән терәүләр, уемнар, кирпечтән ясалган бизәкләр, профильләнгән кәрнизләр белән бизәлгән.

Мәчетнең тышкы бизәлешендә татар, шәрык һәм рус архитектурасы элементларын кертеп эклектика стиле кулланылган.

Борнай мәчете 1930 елларда ябыла, 1994 елдан кабат эшли башлый.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. Казань, 1991.