Иске Татар бистәсендә Түбән Кабан күле буенда урнашкан. 1768–1771 елларда сәүдәгәр Я.Солтангалиев иганәсенә төзелә. Архитекторы билгесез. Апанай мәчете мәхәлләсендә яшәүче сәүдәгәр Апанаевлар аңа матди булышлык күрсәтеп торалар, соңрак мәчет алар исеме белән атала.

Тасвирламасы

Түбәсенә манара утыртылган ике катлы, ике заллы мәчетләр төренә керә. Башта ул бер заллы, зал белән вестибюль арасындагы аркылы диварга таянучы сигез кырлы манаралы була. Фасадлары сыңар һәм парлы пилястралар, сталактит рәвешле кәрнизләр, тәрәзә башлары ярымтүгәрәк рәвешле сандриклар белән бизәлгән.

1872 елда җәмәгать акчасына П.И.Романов проекты белән бинаның төньягына янкорма салына. Зал, вестибюль һәм баскыч урнашкан 2 катлы янкорма төп бина белән бер үк стильдә төзелә.

Мәчетнең бизәлешендә «Мәскәү бароккосы» формаларының татар бизәлеш сәнгате элементлары белән кушылуы күзәтелә.

Апанай мәчете 1930 еллар башында ябыла. Аны балалар бакчасы итеп үзгәртеп корганда манарасы һәм залларының түшәме җимерелә, бинаның эче өч катка бүленә, икенче кат тәрәзәләре урынына яңа тәрәзә рәтләре уела. Бизәлешенең күп өлеше юкка чыга.

1995 елда бина «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе карамагына тапшырыла.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Халитов Н. Архитектура мечетей Казани. Казань, 1991.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. Казань, 2005.

Автор – Н.Х.Халитов