- РУС
- ТАТ
архитектор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970)
1911 елның 17 мае, Оренбург губернасы Троицк шәһәре — 1987 елның 23 гыйнвары, Казан.
Троицкида «төзүче-десятник» белгечлеге буенча «Стройуч» һөнәри-техник мәктәбендә укый (1928), Казан коммуналь-төзелеш инженерлары институтыннан күчеп (1934), Ленинград коммуналь-төзелеш инженерлары институтын тәмамлый (1937).
1937–1959 елларда Казанның проектлау оешмаларында: архитектура-төзелеш төркемнәре җитәкчесе, бүлекләр башлыгы.
1959–1962 елларда «Приволжгипросельхозстрой» институтының Казан филиалы директоры, 1963–1967 елларда «Союзпромпроект» институтының баш архитекторы.
Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендәге архитектура-планлаштыру комплекслары һәм биналары (1950–1970, П.А.Саначин һәм Г.А.Солдатов белән автордаш), Яшел Үзәндәге Серго исемендәге заводның мәдәният йорты (1954), Ирек мәйданындагы Казан авиация институтының уку корпуслары (1954–1957, хәзер техник университет), Казанның Пушкин урамындагы элек китап кибете урнашкан йорт һ.б.ның генераль планнары һәм күп биналар проектлары авторы.
1966–1971 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында. СССР.
Архитекторлар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе (1941–1943).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.