Биографиясе

1860 ел, Владимир губернасы Иваново-Вознесенск шәһәре, хәзер Иваново өлкәсе Иваново шәһәре — ?

Гражданлык инженерлары институтын тәмамлый (Санкт-Петербург, 1886). 1886–1888 елларда Казан университеты архитекторы, бер үк вакытта, 1886–1890 да — Казан шәһәре архитекторы.

1880–1890 елларда Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсе архитекторы.

1890 елдан Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге технигы.

1891 елда Мәскәү губерна идарәсе төзелеш бүлеге кече архитекторы; 1897–1910 елларда Мәскәүдә Коткаручы Христос чиркәвенең төзеклеген күзәтеп торучы.

1910 елда дәүләт хезмәтеннән китә һәм Санкт-Петербургка күчә. Төзелешкә бәйле материаллар бастыру белән шөгыльләнүче «М.Н.Литвинов һәм Ко» басма конторасын ача.

Казанда Литвинов сәүдәгәр йортын Ксения хатын-кызлар гимназиясенә яраклаштырып корганда (1888), Петропавел соборын һәм чиркәү манарасын реконструкцияләгәндә (1889–1890), рус гаскәриләре һәйкәл-төрбәсен яңартканда (1890) үзен тәҗрибәле белгеч-реставратор буларак таныта.

1880–1890 елларда аның тарафыннан Гостиный двор бүлмәләренең бер өлеше шәһәр ломбарды, торак йорт вакытлыча укыту өчен епархиаль хатын-кызлар училищесе бинасы итеп үзгәртелә, янгыннан соң газ заводының җитештерү биналары сафка бастырыла. Реставрацияләү эшчәнлеге белән бергә, нигездә, эклектика стилендәге торак, җәмәгать һәм производство төзелешләрен проектлау белән шөгыльләнә.

Аеруча әһәмиятле проектлары: шәһәр терлек чалу урыны (1888), В.И.Ложкин каберендәге кәшәнә (1889), Чернояров йорты (1890), Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсе павильоннары (1890), Алафузов складлары (1890), Унженинның шәһәр читендәге йорты (1890 еллар), Георгий чиркәвенең руханилар йорты (1890 еллар) һ.б.

«Конструкцияләрнең гадилеге һәм ныклыгы, матурлыгы һәм төзелешләрнең арзанлыгы» өчен Император рус техник җәмгыяте медале белән бүләкләнә (1888).

Әдәбият

Мортазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.