Биографиясе

1951 елның 30 апрелендә Мәскәүдә туган.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлаганнан соң (1973), «ТатНИПИнефть»тә (Бөгелмә), 1981 елдан «Татинвестгражданпроект»та, 2009 елдан «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә архитектор булып эшли.

А.Головин проектлары буенча Әлмәт шәһәрендә «Татойлгаз»ның административ бинасы (1991), Казан Кремлендә Колшәриф мәчете ансамбле (1997–2005, проектның автордашы, баш архитекторы), Әлмәт шәһәрендәге «1в» һәм «2в» микрорайоннары (2006–2007), Казандагы Спортның су төрләре сарае (2010, проект автордашы) төзелә.

Архитекторлар берлеге әгъзасы (1984).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (2012). Медаль белән бүләкләнә.