Биографиясе

1961 елның 26 июлендә Казанда туган.

Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлаганнан соң (1992), «Искусство» иҗат-җитештерү предприятиесендә декоратив-гамәли сәнгать рәссамы.

1996 елдан Казан шәһәре хакимияте башлыгы каршындагы Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе белгече. 2001 елдан Татарстан Республикасы Сәнгать фондында менеджер һәм проектлаучы. 2004–2005 елларда «ЗАБИР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.

2005 елдан Казан архитектура-төзелеш университетының интерьер кафедрасында. Бер үк вакытта, 2009 елдан, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында белгеч.

Иҗаты

«Казан Кремле ансамблен саклау, реставрацияләү һәм файдалану концепциясе»н булдыруда, Тупчылар утары, Губернатор сарае, Александров пассажы, Кекин йорты комплексларын төзекләндерү проектларын эшләүдә, Әстерхан шәһәрендә «Ак мәчет» (2008) һәм Самара шәһәре мәчете (2009) интерьерларын проектлауда, Кол Шәриф мәчете интерьерларының декоратив элементларын  эшләүдә катнаша.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2012).