Биографиясе

1911 елның 20 феврале, Казан өязе Олы Мәңгәр авылы – 1985 елның 12 феврале, Казан шәһәре.

1931 елда Казан сәнгать техникумын тәмамлаганнан соң, Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында, 1934–1937 елларда Ленинград коммуналь төзелеш институтында укый.

1939–1945 елларда Кызыл Армия сафларында, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1938–1939, 1945–1947 елларда Казанның Баш архитекторы идарәсе каршындагы архитектура-планлаштыру остаханәсендә эшли. 1947 елдан Казан төзелеш инженерлары институтында, 1966–1979 елларда архитектур проектлау кафедрасы мөдире.

1967–1970 елларда СССР Архитекторлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе.

Эшчәнлеге

Бикчәнтәев проектлары белән Казан авиация институтының үзәк корпусы үзгәртеп корыла (1939, В.А.Дубровин белән берлектә, хәзер Казан техника университетының 1 нче уку бинасы), шулай ук Казан төзелеш инженерлары институтының уку биналары (1967–1976), Казан үзәгендә торак йортлар төзелә. Биектау районы Шәпше авылындагы корылмалар проекты авторы (1973, Х.Х.Ихсанов белән берлектә; СССР Министрлар Советы бүләге бирелә, 1973).

Совет неоклассицизмы һәм рациональ архитектура юнәлешләрендә эшли. ТАССРда авыл төзелешенә кагылышлы хезмәтләре бар.

Хезмәтләре

Планировка и застройка сельских населенных мест ТАССР. М., 1964.

Сельское строительство в ТАССР. М., 1969.

Автор – Т.Р.Закирова