Эчтәлек

Бакыр рудаларының төп минералларыннан берсе. Малахитта (CuСО3*Сu(ОН)2) Cu 57,4% тәшкил итә. Моноклиналь сингониядә кристаллаша. Радиаль-нур төзелешле ачык яшел төстәге кунык, сыланма (примазки), кабыкча, микроконкрецияләр барлыкка китерә, кайвакыт зур тупланмалар рәвешендә очрый (Уралда 40 т га якын авырлыктагы кисәк табыла). Малахит бакырсыман комташларда цемент булып тора.

Бөресыман агрегатлар киселешендә үлән төсеннән һәм фирәзә-яшелдән кара яшелгә кадәр төсмердәге төрле бизәкләр хасил итә. Ялтыравыгы пыяла- яки ефәксыман. Катылыгы 3,5–4, уалучан. HCI да чыжылдап эри һәм CO2 бүлеп чыгара. Бакыр һәм бакыр катнаш сульфид чыганакларындагы окисьлашу зоналарында барлыкка килә.

Иң эре чыганаклар — Заирда, Замбиядә, АКШта, Казакъстанда, Уралда.

ТР территориясендә югары Пермь утырмаларының бакыр рудаларында радиаль-нур төзелешле микроконкрецияләр рәвешендә, конкрецияләр (кабыкчалар рәвешендә) өслегендә, бакырсыман комташларда (цемент буларак) һәм балчыкларда (сыланма һәм ачык куныклар рәвешендә), шахта һәм штольня өемнәре токымнарында (XVII–XIX йөз) очрый. Бакыр рудасы буларак, зәңгәр буяу ясау өчен, декоратив таш һәм зәркән материалы сыйфатында кулланыла.

Әдәбият

Проблемы геологии твёрдых полезных ископаемых. К., 1997.