Биографиясе

1947 елның 18 июнендә Казанда туган.

Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый (1971). 1971 елдан «Татаргражданпроект» институтында (1992 елдан «Татинвестгражданпроект» фирмасы) эшли, 1975 елдан архитекторлар төркеме җитәкчесе, 1982 елдан проектларның баш архитекторы, 1988 елдан интститутның баш архитекторы.

Архитекторлар берлеге әгъзасы (1980).

Г.Бакулин проектлары белән Казанда Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залы (1979, иҗат коллективы җитәкчесе), «Татинвестгражданпроект» фирмасы бинасы (1997), Мирный бистәсендә мәчет (1998–1999), «Татэнерго»ның хисаплау үзәге (2000), торак йортлар һ.б. төзелә. Алабуга шәһәре хакимияте (1978), Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллеге (1992), Казанда В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры (1991), «Заречье» банкы (1996), Спорт сарае (1998, М.Г.Хәйруллин белән берлектә) биналары һ.б. үзгәртеп корыла.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы бүләге (1981), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1981).

Автор – Х.Г.Надыйрова