Биографиясе

1905 елның 1 феврале, Казан губернасы Чистай өязе Иске Чишмә авылы, хәзерге Түбән Кама районы —  1943 елның 29 сентябре, Чернигов өлкәсе Репкино районы Мысы авылы.

1931–1933 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.

1941 елга кадәр Иркутск өлкәсендә леспромхозда эшли.

1941 елда кабат Кызыл Армиягә алына. 

1943 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Гвардия сержанты, Үзәк фронтта 61 нче армиянең 76 нчы гвардия укчы дивизиясе 234 нче гвардия укчы полкының пулемёт отделениесе командиры. Үзәк фронт гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша. 

Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.  1943 елның 28 сентябрендә Белоруссиянең Гомель өлкәсе Брагин районында 9 сугышчы төркеме составында беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичә. Алар, дошман траншеясына бәреп кереп, танкка каршы атучы тупны, пулемётны кулга төшерәләр һәм, гитлерчылар ротасының контрһөҗүмен кире кайтарып, полкка елганы кичәргә булышалар. Сугышта 50 дән артык фашист үтерелә, 4 гвардияче, шул исәптән И.П.Болодурин һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Түбән Кама шәһәрендә Геройның бюсты, мемориаль такта һәм стела урнаштырыла; И.П.Болодурин исеме урамга бирелә.

И.П.Болодурин исеме шулай ук Иске Чишмә авылындагы мемориаль тактада һәм Иркутск шәһәрендәге «Мәңгелек ут» мемориаль комплекс территориясендә мәңгеләштерелә.

Әдәбият

Кузнецов И.И. Золотые звезды иркутян. Иркутск, 1982;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Подвиги их бессмертны. Хабаровск, 1985;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с.;

Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2023. Т. 3. С.13, 50;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.