Биографиясе

1947 елның 13 февралендә Казан шәһәрендә туган.

Казан төзелеш инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1972), «Татаргражданпроект» институтында архитекторлар төркеме җитәкчесе, проектларның баш архитекторы, институтның архитектура буенча баш белгече булып эшли.

1986–1988 елларда Алабуга шәһәренең баш архитекторы. 1988–1990 елларда Казан шәһәренең баш архитекторы урынбасары. 1990–1991 елларда ТССРның Төзелеш дәүләт комитеты (Госстрой) рәисе, 1991–1995 елларда Татарстанның Төзелеш һәм архитектура дәүләт комитеты рәисе, 1995–1996 елларда – Татарстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары. 1996 елдан архитектура-иҗат остаханәсе җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге әгъзасы (1980).

Эшчәнлеге

Әсәдуллин проектлары белән Казанда күпкатлы торак йортлар (1975, 1992), «Татнефтепроводстрой» трестының административ бинасы (1986) төзелә, Вишневский урамы реконструкцияләнә (1976), Чистай шәһәрендә сәнгать мәктәбе бинасы салына (1983).

Әсәдуллин катнашында Алабуга шәһәренең генераль планы (1986–1988), Татарстан Республикасы Шәһәр төзелеше кодексы вариантларының берсе, Татарстан Республикасы торак реформасы концепциясе (1995), Казан шәһәрендә тузган торакны бетерү программасы, Чистай шәһәре төзелеше уставы (1995–1996) эшләнә.