- РУС
- ТАТ
Архитектор, рәссам. Россия сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (2012). Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2013), Татарстан Республикасының халык рәссамы (2009), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)
1956 елның 29 гыйнварында Казанда туа. Сәйяр Айдаровның улы.
1973–1980 елларда Мәскәү Архитектура институтының торак һәм җәмәгать төзелеше факультетында укый.
1977 елда рәссам А.А.Спориус белән бергә Казанның өч скверында монументаль-декоратив эшләр башкара һәм аларга кече формалар эшли.
1984–1994 елларда – монументаль-декоратив сәнгать комбинатында архитектор-рәссам. 1994 елдан – Владимир Винокурның дәүләт Пародияләр театрында рәссам-бизәүче.
Россия Рәссамнар берлегенең яшьләр берләшмәсе (1985 елдан), ЮНЕСКО Халыкара Рәссамнар Федерациясе әгъзасы (1985 елдан).
Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге (2004), Мәскәү Рәссамнар берлеге (2006), Россия Рәссамнар берлеге (2006) әгъзасы.
2008 елдан Халыкара Мәдәният һәм сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы.
"Правда", "Молодая Гвардия", "Красная Звезда" нәшриятларында китаплар һәм журналларга иллюстрацияләр ясый (А.Дюма әсәрләре җыентыгы, М.Алданов, Б.Шоу, Д.Френсис хикәяләре, журналлар: "Огонек", "Смена", "Вокруг Света", "Искатель", "Подвиг", "Крестьянка","Красная Звезда", "Пограничник", "Советский Воин" һ.б.).
Берничә тапкыр Мәскәү, өлкә, төбәк, республика һәм халыкара сәнгать күргәзмәләрендә катнаша. 80 нән артык күргәзмәдә, шул исәптән шәхси күргәзмәләрдә катнаша.
"Традицияләр һәм Заманчалык" икенче Мәскәү халыкара сәнгать фестивалендә "Почерк үзенчәлелеге һәм стиль аерымлылыгы" рәсем сәнгате номинациясендә җиңүче (2008).
Татарстан Республикасының "Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан" медале (2016), Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале (2017), Россия Сәнгать академиясенең "Лаеклыга" көмеш медале (2018), Татарстан Республикасының "Дуслык" ордены (2020) белән бүләкләнә.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).
Әсәрләре Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасының Милли музеенда, Казан Кремле Президент сарае галереясе коллекциясендә, Галия Кайбицкая музеенда (Кайбыч, Татарстан Республикасы), Габдулла Тукай музеенда (Уральск, Казахстан), Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе галереясе коллекциясендә, Владимир Высоцкий Музей-йортында (Мәскәү), Камчатка Төбәк сәнгать музеенда, Эрнст Неизвестный музеенда (Екатеринбург), Россия һәм чит илләрнең шәхси һәм корпоратив коллекцияләрендә саклана.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.