Казанда Ф.И.Шаляпин һәйкәле. 1999 ел

Скульпторы А.В.Балашов

1999 елда шәһәр үзәгендә Богоявление чиркәве янында ачыла. 1873 елда шул чиркәүдә Ф.Шаляпин чукындырыла, соңрак чиркәү хорында җырлый.

Һәйкәлнең авторы — Мәскәү скульпторы А.В.Балашов.

Бөек җырчы сыны концерт костюмында сурәтләнгән. Сул кулы йөрәгенә куелган, уң кулы салмак кына алга сузылган. Скульптор Шаляпинның йөз охшашлыгын, аның образының бөеклеген күрсәтеп бирүгә ирешкән. Һәйкәлнең гомуми биеклеге 5 м га якын, бронза фигураныкы — 4,1 м. Һәйкәл ачылышында Ф.Шаляпинның оныгы һәм оныкчыгы — Ирина Борисовна Шаляпина һәм Дася Шаляпина-Познер, шулай ук М.Шәймиев, Р.Миңнеханов, В.Матвиенко, К.Исхаков катнашалар.

Ел саен 13 февральдә, Шаляпинның туган көнендә, һәйкәл янына аның талантын сөючеләр җыела.

Автор — А.В.Гарзавина