Татар опера һәм балет театрының төп фасады каршындагы Ирек мәйданы уртасында урнашкан, мәйданның композицион үзәге булып тора. 1954 елның 7 ноябрендә ачыла.

Авторлары — скульптор П.П.Яцыно, архитектор А.И.Гегелло. Һәйкәл совет монументаль скульптурасы традицияләрендә эшләнгән. Пластик эшләнү үзенчәлеге бөек образны тудыруга булышлык итә. Юлбашчының гәүдә торышы тыныч кыяфәттә бирелгән. Һәйкәлнең статик композициясе, басынкы пластик формасы, силуэтның ачыклыгы һәм төгәллеге скульптурага тантаналылык, тәэсирлелек, мәһабәтлелек бирә.

Һәйкәлнең бөтенлекне тәшкил иткән күләмле-фәзаи композициясенә карасу-кызыл шокшин кварцитыннан ясалган плитка белән капланган турыпочмаклы постамент һәм баскычлы трибуна керә. Трибунаның алгы өлешендә юлбашчының беренче революцион чыгышын мәңгеләштергән, 1887 елда булып узган Казан студентлары җыенына багышланган бронза барельеф беркетелгән. Постаментта «Ленин» дигән язу бар.

Совет хакимияте елларында һәйкәл Казанда идея-сәнгати яктан иң мөһим монументларның берсе була. Мәйданда һәйкәл янында 1 май һәм 7 ноябрьдә хезмәт ияләренең бәйрәм демонстрацияләре (1990 елларга кадәр), Җиңү бәйрәме үткәрелә. ХХ йөз ахырында илдә иҗтимагый-сәяси шартлар үзгәрү сәбәпле, һәйкәл элеккеге әһәмиятен югалта.

Автор — А.Н.Новицкий