150 гә якын төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралган.

ТР территориясендә 4 төре бар.

Чүл сыргаташы (A. desertorum) Кама елгасыннан төньяктарак очрый – читтән кергән үсемлек.

Касәле сыргаташ (A. calycinum) – Балтач һәм Спас, төрле сабаклы сыргаташ (A. diversicaule) – Азнакай, Лена сыргаташы (A. lenense) Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында очрый.

Барлык төрләре дә известьле көньяк тау битләрендә үсә.

Күпсанлы йолдызсыман төкчәле, 5-30 см озынлыктагы соры яки соры-яшел күтәрелмә яки ятма сабаклы. Яфраклары йомырка-, ланцетсыман, аскылары – кыска сапларда, өскеләре – утырма. Чәчәкләре күбесенчә сары төстә, чукка җыйналган. Җимеше – ике капкачлы озынча түгәрәк кузакчык. Апрельдән июльгә кадәр чәчәк ата. Орлыктан, ботаклардан үрчи.

Халык медицинасында касәле сыргаташ – какырык куптару чарасы.

Төрле сабаклы сыргаташ – декоратив үсемлек.

Касәле сыргаташ, төрле сабаклы сыргаташ һәм Лена сыргаташы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Лена сыргаташы