Эчтәлек

Төнлә күрү приборларының төп элементлары — объектив, югары вольтлы ток чыганагы блогы булган электрон-оптик үзгәрткеч (ЭОҮ), окуляр. Күзәтелә торган объекттан кайтарылган яктылык объектив аша ЭОҮнең фотокатодына тапшырыла. Фотокатод чыгарган электроннар электр кырында тизләнүләре хисабына зур кинетик энергия алалар һәм, люминофор белән капланган экранга эләгеп, люминесценция китереп чыгаралар; бу вакытта экраннан нурланган фотоннар саны фотокатодка эләккәннәре саныннан күп тапкырлар арта (ЭОҮнең көчәйтү коэффициенты).

Гамәлдәге классификация буенча 1 нче буын (яки 0 нче буын), 2 нче, 2 нче+, 3 нче, 3 нче+ буын ЭОҮ аерылып күрсәтелә. 1 нче буын ЭОҮтә (көчәйтү коэффициенты 200 тәртибендә) электрон бәйләмен тизләтү һәм люминесцент экранга фокуслау өчен электрод кулланыла. 2 нче буын ЭОҮтә аның урынына күпсанлы микроканаллары булган ток үткәрүчән пластина кулланалар, микроканалларда зуррак электр кыры көчәнешлелеге хасил була һәм ул көчәйтү коэффициентын арттыра. Интеграль (пакетлы) төзелешле 2 нче+ буын модельләрендә фотокатод, микроканаллы пластик һәм экран аралары киметелә, шунлыктан электр кырының тыгызлыгы һәм тиңдәшле рәвештә көчәйтү коэффициенты зурая. 3 нче буын ЭОҮтә фотокатод аның спектраль сизгерлеген арттыра торган материаллардан эшләнә. 1 нче буын ЭОҮ нигезендә эшләнгән төнлә күрү приборлары — йолдызлар һәм сүрән ай яктысында, ә хәзергеләре болытлар булганда да күзәтүләр алып барырга мөмкинлек бирә.

1950 еллар ахырында төнлә күрү приборларын әзерләү эшләре Казан оптика-механика заводы тәҗрибә КБда (хәзер Федераль «ЦКБ «Фотон» ДУП) башлана. Предприятиедә 1 нче буын ЭОҮ нигезендә — «Дуэт» күчмә күзәтү приборы (разведка өчен), БН-1 бинокле (1960 еллар); 2 нче буын ЭОП нигезендә — үтә җиңел ПВН-1 күзлекләре, БН-2 бинокле, автомат корал өчен 1ПН 83 төзәгечләре (1970–90 еллар); 2 нче+ һәм 3 нче буын ЭОҮ нигезендә БН-3 бинокле; диңгез һәм яр буе объектларына караган катлаулы оптик-электрон күзәтү комплексы модульләре, гражданнар бинокльләре һәм «Байгыш» аучылык төзәгечләренең 12 нче моделе (1990 еллар уртасы) җитештерелә. Төнлә күрү приборларының яңа үрнәкләрен булдыру эше микроэлектроника, 3 нче буын ЭОҮ һәм зарядлы бәйләнеш приборларын куллану белән бәйле. Төнлә күрү приборларын төзүдә уникаль функциональ модульләр нигезендә модульле конструкцияләүгә күчү бара.

Төнлә күрү приборларын эшләүгә предприятие хезмәткәрләре А.В.Краснов, А.А.Гәрәев, В.И.Костюкевич, Л.В.Чернов, Б.И.Кондратьев, Р.К.Сафин, А.Т.Троценко, И.Х.Галиева, Д.Б.Равдель һ.б. зур өлеш кертә. Үзәк «Фотон» КБнда эшләнгән һәм Казан оптика-механика заводында серияләп җитештерелгән төнлә күрү приборлары РФ армиясен һәм флотын коралландыруга кабул ителгән, чит илләргә чыгарыла.

Әдәбият  

Казанский оптико-механический завод. 1940–2000. К., 2000.