Неоклассицизмга антик, яңарыш һәм классицизм сәнгатьләре традицияләренә мөрәҗәгать итү хас. Неоклассицизм 1900 елларда классик традицияләр нигезендә модернның ретроспектив агымнары рәвешендә барлыкка килә. Аның тууы каршылыклы чынбарлыкка «мәңгелек» эстетик кыйммәтләрне каршы куярга омтылу белән бәйле.

Архитектурада неоклассицизмның 3 чорын билгелиләр: 1 нче чор — якынча 1910–1920 еллар уртасы; 2 нче чор — башлыча, 1930 еллар; 3 нче чор — 1940 еллар ахыры — 1950 еллар башы.

1 нче чорда классик формалар лаконизмы эклектизм архитектурасының стилистик башбаштаклык белән кирәгеннән артык бизәлешенә һәм модерн стиленә каршы куела (Франциядә О.Перре һәм Т.Гарнье, Германиядә П.Беренс, Австриядә А.Лоз һәм О.Вагнер, СССРда И.А.Фомин һәм В.А.Щуко һ.б. иҗаты).

1930 елларда неоклассицизмның артык зурайтылган һәм монументаль формалардагы чаралары (портиклар, гөмбәзләр, ротондалар һ.б.) Италия (М.Пьячентини һ.б.), Германия (П.Л.Трост һ.б.), Советлар Союзы архитектурасында әлеге дәүләтләр идеологиясен пропагандалауга хезмәт итүче корылмалар төзү өчен файдаланыла. Казанда неоклассицизм Дәүләт банкы (кара Милли банк), Сапожниковның сәүдә йорты һ.б. биналарда гәүдәләнеш таба. Неоклассицизм стилендә Казанда архитекторлар Л.К.Хрщонович, И.Н.Колмаков, В.А.Трифонов эшли. ТАССРда 1930 елларның 2 нче яртысы — 1950 еллар башы архитектурасында неоклассицизм принциплары болгар-татар һәм Шәрекъ архитектурасы үрнәкләре белән тулылана.

1940 еллар ахыры — 1950 еллар совет архитектурасындагы неоклассицизм (кайвакыт аны «Сталин ампиры» дип атыйлар) Казанда Татар опера һәм балет театры, «Победа» кинотеатры биналарында һ.б.да чагыла. Совет неоклассицизм стилендә Казан архитекторлары И.Г.Гайнетдинов, Г.И.Солдатов, П.А.Саначин, Ә.Г.Бикчәнтәев, М.К.Игъламов, Р.М.Мортазин һ.б. эшли.

Автор — Х.Г.Надыйрова