Эклектиканың барлыкка килүе

Эклектика Европа һәм Россия архитектурасында 1830–1890 елларда өстенлек итә. Россия провинциясендә эклектика XX йөз башына кадәр модерн белән янәшә үсеш ала. Европа архитектура гыйлемендә эклектика романтизм (XIX йөзнең 2 нче чиреге) һәм тарих (XIX йөзнең 2 нче яртысы) белән бәйләп карала.

Эклектиканың архитектурада барлыкка килүенә антик формаларның һәм алар белән бәйле архитектур стильләрнең (ренессанс, барокко, классицизм) өстенлек итүенә каршы протест буларак барлыкка килгән антиакадемизм булышлык итә. Эклектикада архитектур формаларның мәгънәви функциясе тулысынча бина стилен формалаштыручы декорга күчә, бу вакытта план һәм күләм формалары идея-эчтәлек мәгънәсен югалталар.

Эклектика Россиядә ике этапта — 1830–1860 елларда һәм 1870–1890 елларда үсеш ала һәм берничә юнәлешкә таркала.

Эклектика беренче этабы

Рус-Византия юнәлеше: Кремльдә Губернатор сарае

Казан. 1842 ел, архитекторы К.А.Тон

Беренче этапның башлануы, кискен регламентлаштырылган стиль буларак, классицизмга каршы кую белән бәйле. 1830–1840 елларда Россиядә архитектор К.А.Тон нигез салган рәсми рус-византия стиле өстенлек итә. Аның проектлары буенча, Мәскәүдә Коткаручы Христос соборы, Зур Кремль сарае, Николай (Ленинград) вокзалы һәм Петербургта Мәскәү вокзалы, Казанда Губернатор сарае төзелә. Әлеге биналарның фасадларын бизәгәндә ул классик, ренессанс һәм борынгы рус архитектурасы элементларын берләштерә. Моның белән бергә, эклектиканың беренче этабында архитекторлар урта гасырлар архитектурасы образларына мөрәҗәгать итеп, готика, роман һ.б. архитектур стильләрдәге үрнәкләр һәм элементлар кулланылган романтизм юнәлеше барлыкка китерәләр. Готика архитектурасы формалары рух хөрлеге, тарихка мөрәҗәгать итү һәм мәдәниятнең милли кабатланмаслыгы белән ассоциацияләшә.

Эклектиканың роман-готика стилендә Казандагы Санкт-Катарина кирхасы төзелә, Казан университеты китапханәсе интерьеры бизәлә (1830 еллар, архитектор М.П.Коринфский). 1850 елларның 2 нче яртысыннан эклектиканың готика юнәлеше орнаментта крәстиян сюжетлары (бизәкләр чигү, уеп бизәк төшерү, чыпта үреме һ.б.) һәм төрле ачык төсләр тулылыгы белән сыйфатлана. Казан губернасында бу юнәлеш агач торак архитектурасында ачыла.

Классицизм кануннарын кире кагу эклектиканың классик юнәлешләрен тәшкил иткән барокко, ренессанс, грек-рим, Людовик XIV һ.б. кебек барлык академик стильләрдән тулысанча баш тартуны чагылдырмый. XIX йөз дәвамында эклектиканың классик стилендә музейлар, китапханәләр, уку йорты биналары, мунчалар, банклар, табыш йортлары һәм утар йортлары калкып чыга. XIX йөзнең 2 нче яртысында Казанда эклектиканың әлеге юнәлешендә 20 дән артык архитектор: П.Е.Аникин, А.К.Ломан, Ф.Н.Малиновский, П.Т.Жуковский, И.П.Бессонов, А.И.Песке, П.И.Романов, П.В.Тихомиров, В.Н.Бечко-Друзин, Л.К.Хрщонович һ.б. эшли. Казанда аларның иҗаты Алафузов театры, Дворяннар җыены, Реаль училище, Казан губернасы шәһәрләрендә — Чистайдагы беренче ир балалар гимназиясе, Чистай шәһәренең беренче җамигъ мәчете биналарыннан, күпсанлы утар йортлары һәм табыш йортларыннан гыйбарәт була.

Эклектика икенче этабы

Казанда «Шакир солдат» йорты. 1895–1898 еллар

Хәзерге күренеше

1870 елларда эклектиканың мөстәкыйль агымнары — милли-романтик (милли стиль) һәм рационалистик стильләр барлыкка килә. Казан губернасында рус һәм романтик юнәлешләрдәге милли колорит рус һәм татар буржуазиясенең яшәү мохитенә милли мәдәният рухы һәм Европа архитектурасының иң яхшы казанышларын кертергә омтылыш белән бәйле. Казанда Печән базары мәчете, Солтан мәчете, Подуруева, Ушкова йортлары һ.б.ш. барлыкка килә. Иске татар бистәсендә Апанаевлар, Шамил йорты һ.б. аерылып тора. Казанда эклектиканың милли-романтик юнәлештәге вәкилләре: архитекторлар Г.Б.Руш, К.Л.Мюфке, Ф.Р.Амлонг һ.б. Әҗем мәчете һәм Борнай мәчете, «Шакир солдат» йорты һ.б. шәркый-мөселман өлгеләре кушылган архитектура ядкәрләренең аерым биналар төркеменә карыйлар.

Рационализм утка чыдам тышлык кирпеченнән рациональ файдаланылуга корылган «кирпеч стиле»нең символына әверелә: Казан Университетының яңа клиникалары шул стильдә төзелә. Шушы ук стильгә эклектиканың ачык колонналар, түбә ябу конструкцияләренең гадилеге, зур тәрәзә уемнары, штукатурадан баш тарту һ.б.да чагылыш тапкан сәнәгать юнәлеше кушылып китә. Уку биналары (сәнәгать училищесе) һәм сәнәгать архитектурасы эклектиканың рационалистик стилендә үсеш ала: Крестовниковлар заводы биналары комплексы, Александров И.В. варисларының сыра һәм сосла кайнату заводы комплексы һ.б.

Бер үк бина бизәлешендә эклектиканың берничә юнәлеше һәм стиль агымнары аралашып килергә мөмкин: Богоявление чиркәвенең чаң манарасы, Зөя шәһәренең Иоанн-Предтеча монастырендагы (хәзер Успение монастыреның кунак йорты) «Барлык хәсрәтлеләр юанычы» Мәрьям Ана иконасы соборы. Казандагы Тимер юл вокзалы рус һәм «кирпеч» стильләре аралашкан милли-романтик юнәлештә бизәлгән; Александровлар пассажы һәм Чернояров пассажы эклектиканың классик һәм милли-романтик стильләрендә чишелеш тапкан.

Романтик юнәлеш: Ушкова йорты

Казан. 1904–1907 еллар. Архитекторы К.Л.Мюфке

Әдәбият                

Кириченко Е.И. Русская архитектура 1830–1910-х годов. М., 1982; 

Пилявский В.И., Тиц А.А., Ушаков Ю.С. История русской архитектуры. Л., 1984.

Автор — Х.Г.Надыйрова