Берәр әйбернең яисә күренешнең киная белән сурәтләп әйтелгән мәгънәсен тиз табу сорала.

Табышмакларның барлыкка килү вакыты турында ышанычлы мәгълүмат юк. Табышмакның бик борынгы фольклор жанрларыннан булуы ихтимал. Табышмакның барлыкка килүе хайваннар кешеләр телен аңлыйлар дигән ышануга нигезләнгән, теге яки бу сүзләрне әйтүне тыю (табу) белән бәйле. Табулаштырылган сүзләр табышмакта башка сүзләр белән алыштырылган (поши — «мөгезбай», куян — «озын колак», аю — «камыт аяк»).

Табышмакларның төрләре

Татар табышмакларын: 1) чагыштыруга нигезләнгән; 2) метонимиягә нигезләнгән; 3) аваз ияртемнәренә нигезләнгән; 4) арифметик төрләргә бүлеп карыйлар.

1 нче төркем табышмакларда бер күренеш яисә предмет икенчесе белән чагыштырыла (тавис кошы турында: «Үзе яшел чирәмдәй, койрыгы чиккән келәмдәй, чук-чуклы калфак кигән, безгә ерактан килгән»).

2 нче төркем татарларда предмет атамалары алар белән эчке бәйләнеше булган сүзләр белән алыштырыла (чабата турында: «Бер тычканга ике койрык»).

3 нче төркем табышмакларда аваз ияртемнәре кулланыла («Зыр-зыр түки, Зырмадай түки, Әләшки, пешки түки, Әләлеки түтеки»; җавабы: тегермән тарту, иләктән иләү, бәлеш пешерү, ашау процессы).

Арифметик табышмаклар, кагыйдә буларак, күләмле һәм мәзәкчән («Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?»; җавабы: берәү дә калмый, — икесе егылып төшә, калганнары очып китә).

Татар табышмакларындагы популяр образлар: кояш һәм башка күк җисемнәре, явым-төшемнәр, үсемлекләр һәм хайваннар образлары. Татар мифологиясе персонажлары — Алып, Аҗдаһа, Дию һәм башкалар да бар. Вакытлар үтү белән, жанрның функцияләре һәм куллану даирәсе үзгәрә: табышмак күңел ачу һәм тәрбия өлкәсенә, балалар фольклорына күчә.

Татар табышмакларын Н.Исәнбәт, Х.Мәхмүтов өйрәнәләр.

Әдәбият

Татар халык табышмаклары. Казан, 1970;

Татар халык иҗаты: Табышмаклар. Казан, 1977;

Мәхмүтов Х.Ш. Кечкенә дә төш кенә: Табышмакларның жанр үзенчәлекләре. Казан, 1980;

Афористические жанры татарского фольклора: Дис. ... Казань, 1995.

Автор – Ф.И.Урманчеев