Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новоселье, Яңа Сәрәпәле, Югары Сәрәпәле исемнәре белән дә мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт Нератовларның крепостной крәстияннәре булалар. Алпавыт Нератовлар арасында: артиллерия генерал-лейтенанты, Казан дары (1826−1828 елларда) һәм Ижевск корал (1828 елдан) заводлары командиры И.А.Нератов (1775−?), хакыйкый яшерен советник, Кельцы губернаторы, сенатор А.И.Нератов (1830−1907) бар.

Авылда парк, бакча, поташ заводы белән алпавыт утары урнашкан була. 1880−1890 елларда статский советник А.А.Нератов таш йорт төзи (архитектура истәлеге, ярымҗимерек хәлдә). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана, көпчәк ясау, киез итек басу таралган була.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 2 вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли, бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1216 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 80 хуҗалыкның 8 ендә ат юк, калганнары бер, ике ат тота; 796 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 24 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

1910 елда шәхси йортта бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе ачыла (беренче укытучы – А.В.Тихвинская).

Авыл Югары Уратма авылының (хәзерге Кама Тамагы районы) Бөек Василий һәм Митрофан Воронежский Чудотворец чиркәве приходына карый. XX йөз башында агачтан чиркәү төзелә (1930 елларда ябыла, сакланмаган).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның − Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Поручик авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный кустарь” колхозы оештырыла. 1950 елда аңа Яңа Пәлчекәү авылы кушыла. 1959 елдан зурайтылган “Родина” колхозы (Чыбыклы авылы), 1973 елдан – район хуҗалыкара мөгезле эре терлек симертү берләшмәсе, 1990 елдан – “Зәй” совхозы, 1998 елдан – “Заман” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (барсы да – Зәй шәһәрендә), 2003 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасы бүлекчәсе (кырчылык, кошчылык, ат асраучылык) составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1980 еллар ахырына кадәр башлангыч мәктәп, 1990 елларга кадәр медпункт һәм клуб эшли (элеккеге Нератовлар утарында урнашкан булалар).

Халык саны

1859 елда – 214,
1870 елда – 278,
1913 елда – 645,
1920 елда – 943,
1926 елда – 586,
1938 елда – 550,
1949 елда – 402,
1958 елда – 356,
1970 елда – 309,
1979 елда – 129,
1989 елда – 50,
2002 елда – 48,
2010 елда – 44,
2017 елда – 39 кеше (руслар).