Эчтәлек

Ихтимал, теленең катлаулылыгы аркасында беркайчан телдән сөйләнмәгән, кулъязма һәм басма чыганакларда гына очраган.

XVIII йөз ахырыннан төрки (төрекләрдә, төрекмәннәрдә, әзәрбайҗаннарда, үзбәкләрдә) һәм хәтта төрки булмаган (әрмән, кабардин, грузин) халыкларда киң таныла.

Татарларга XIX йөз ахырыннан мәгълүм була. Әсәрдә хан (падишаһ) кызы белән вәзир улының Шәрекъ әдәбияты өчен традицион булган трагик мәхәббәт темасы үстерелә. Балалар туганчы ук, аларның аталары кыз белән малай тугач туганлашу турында килешәләр. Ак вәзир һәлак булганнан соң, Габбас хан карарын үзгәртә. Балалар бер мәктәптә укыйлар һәм бер-берсенә гашыйк булалар. Ачуы кабарган хан кызына Гариб белән очрашырга рөхсәт итми, әмма гашыйклар элеккечә үк яшерен рәвештә очрашалар, аларның мәхәббәте көчәйгәннән-көчәя бара. Гариб, Шаһсәнәмне аңа кияүгә бирмәячәкләрен аңлап, өметсезлектән коега ташлана. Шаһсәнәм дә сөйгәне артыннан коега сикерә. Соңрак геройларның үлеме татар героик эпосының традицион мотивына әверелә.

Беренче булып «Шаһсәнәм һәм Гариб»нең татар версиясен әлеге дастанны өйрәнүче, фольклорчы Ф.В.Әхмәтова нәшер итә.

Әдәбият   

Әхмәтова Ф. Татар халык дастаннары // Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984; 

Урманчеев Ф. Героический эпос татарского народа. К., 1984.

Автор — Ф.И.Урманчеев