Эчтәлек

Шәрекътә киң таралыш тапкан. Урта Азиядә барлыкка килә. «Мәҗнүн», ягъни «Акылын югалткан» (Ләйләгә булган мәхәббәтеннән) дип йөртелүче гарәп шагыйре Кайс ибне Мүәд (VII йөз) турындагы риваятьләргә нигезләнгән. Шактый гына фольклор һәм китап вариантлары бар. Урта гасырлар Шәрекъ әдәбиятында бу гашыйкларның гомумбилгеле исемнәрен илаһи мәхәббәт символы буларак еш искә алу сюжетның киң танылганлыгы турында сөйли. Низами Ганҗәвинең шул исемдәге әсәрендә (1188) шактый охшашлыклар табарга мөмкин. Археографик экспедицияләр вакытында тупланган чыганаклар «Ләйлә илә Мәҗнүн»нең фольклор һәм әдәби вариантлары татар мохитендә һәм шигъри, һәм чәчмә формада киң таралган булуын дәлилли.

Дастанның аеруча танылган татарча чәчмә варианты «Татар халык иҗаты: Дастаннар» (1984) китабында урын алган. Анда Низами әсәреннән бераз читкә тайпылулар күзәтелә: мәсәлән, Мәҗнүннең Нәүфәл кызына өйләнү эпизоды юк; Ләйләнең әтисе хуҗа дәрәҗәсендә булмый. Мәҗнүн исә чит-ят җирләрдә түгел, ә Ләйләнең кабере өстендә җан бирә. Ләйлә һәм Мәҗнүн сюжеты күп кенә татар әдипләренең игътибарын җәлеп итә. Г.Динмөхәммәд мулланың шул исемдәге әсәре (XIX йөз), Ф.Халидинең «Мәшһүр гашыйк-мәгъшука Ләйлә вә Мәҗнүн хикәясе» (1902), Г.Рәшидинең «Ләйлә вә Мәҗнүн хикайәте» (1917) мәгълүм.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М., Гайнетдинов М. Ләйлә белән Мәҗнүн кыйссасының татарча варианты // Казан утлары. 1979. № 6;

Бертельс Е.Э. Низами: Творческий путь поэта. М., 1956.

Автор — Ф.И.Урманчеев