Эчтәлек

1946 елның 5 мае, Пермь өлкәсе Лысьва шәһәре — 2006 елның 2 апреле, Чаллы шәһәре, Брянск шәһәрендә җирләнә.

Ленинград югары хәрби-диңгез инженерлар училищесен (1966), Лениград университетын (1970) тәмамлый.

1963–1975 елларда СССР Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә.

1976 елдан Чаллы шәһәрендә яши.

1976–1979 елларда КамАЗның ДОСААФ комитеты рәисе.

1979–1991 елларда СССР Автомобиль сәнәгате министрлыгына караган Квалификация үстерү институтында укыта.

1991 елдан «КамАЗ» АҖдә.

Гражданнар оборонасы буенча фәнни хезмәтләр, уйлап табулар, рационализаторлык тәкъдимнәре авторы.

1996 елдан РФ Язучылар берлегенең Чаллы язучылары оешмасы рәисе, 1999 елдан РФ Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе.

«Диңгез хикәяләре» («Морские рассказы») дип аталган беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыга.

Казаковның жанр һәм язу манерасы төрлелеге белән аерылып тора, әсәрләре армия һәм флот, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, интернационалист солдатларга багышлана. Әсәрләре катлаулы сюжетка һәм киеренке вакыйгаларга корылган.

«Офицерлар вальсы» («Офицерский вальс», А.-А., 1970), «Ракета күкрәве» («Ракетный гром», М., 1974), «Онытылган герой турында повесть» («Повесть о забытом герое», Минск, 1980), «Чаңнар нигә чыңламый» («О чем молчат колокола», М., 1990), «Коммунарлар кыры» («Поле коммунаров», Рига, 1993), «Бу безнең биографиябез» («Это наша с тобой биография», М., 1995), «Орыш-сугышларда» («В боях и сражениях», М., 2000) һ.б. повестьлар авторы.

Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә «Сугышчан батырлык өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

На пороге XXI века: Российский автобиобиблиогр. ежегодник. М., 1999. Т. 2.

Автор — Р.Р.Мусабәкова