Эчтәлек

Баш герой исеме белән аталып йөртелә.

Эчтәлеге, образлар системасы һәм стиль үзенчәлекләре ягыннан «Кара күкел»нең бараба татарларының башка дастаннары белән уртаклыклары күп («Йәстәй Мөнке», «Кадыш Мәргән», «Мәшак алып»). Борынгы сюжетка нигезләнгән. 70 яшьлек картның күптән көтеп алынган беренче ир баласы туа. Әкият персонажларына хас булганча, малай бик тиз үсеп җитә һәм баһадир була. Кыргый атны тотып, алты потлы кылыч һәм сөңге чүкеп ясап, Кара Күкел сәяхәткә чыгып китә. Әсәрдә геройның максаты анык кына күрсәтелмәгән; гайре табигый көчен кая куярга белмичә, ул я үзенә лаек дошман, я кәләш эзләп йөри дигән фаразлар бар. Юлда ул бер-бер артлы маҗараларга юлыга, борынгы эпик батырларга хас булганча, урман җәнлекләре белән аралаша. Ниһаять, Кара Күкел тау зурлыгындагы мәһабәт Тимер батырны очрата. Сүзгә килгәннән соң алар арасында җиде көн һәм җиде төнгә сузылган рәхимсез сугыш башлана. Дошманын җиңгәч, Кара Күкел аны үтерергә тели. Тимер батыр аннан исән калдыруын үтенә һәм үзенең кызын хатынлыкка бирергә вәгъдә итә.

Баһадирлар сугышы кебек традицион мотив «Кара күкел»дә үзгәреш кичерә: эпик традиция каршы якларның бер-берсенә лаек булуларын таләп итә, ә Тимер батыр дастан героеннан көчсезрәк булып чыга. Икенче дошманы Чуен алып була (Чуен баһадир), аның белән көрәшкән батырларның сөякләреннән тау хасил булган («барса — кайтмас» мотивы). Дастанда әлеге баһадирның куәте, кодрәте шуның белән дәлилләнә. Кара Күкел Чуен алыпны да җиңә, соңыннан аның кызына өйләнә (күп хатынлылык мотивы). Геройның соңгы дошманы — Яшь алып аның үзен җиңә. Үлемнән Кара Күкелне Тимер батыр кызыннан туган улы Кучкар алып коткара. Үзе Яшь алып кызына өйләнә. Герой туган якларына әйләнеп кайта. Аның 8 хатыны, 28 баласы була. Кара Күкел, туган җиренең сакчысы буларак, тагын бик күп батырлыклар кыла. Дастанда Тимер батыр сүзләрендә каргышның борынгы формасы яңгыраш таба: «Үз әниеңә өйләнергә насыйп булсын».

1860 елларда В.В.Радлов тарафыннан язып алына һәм нәшер ителә.

Әдәбият

Әхмәтова Ф.В. Татар халык дастаннары // Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984;

Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4.

Автор  — Ф.И.Урманчеев