Берничә вариантта яши.

Җырның тексты егетнең Әсмабикә исемле сөйгән кызына мөрәҗәгать итүдә төзелгән.

Биек тау башында, әй, җил милчә,

Өркетеп үк куйдым атымны,

Мәхәббәтең бигрәк каты икән,

Алды гына татлы йокымны.

Беренче тапкыр  «Җил милчә» нең бер варианты  «Җырлар» (1943 ел) җыентыгында басыла

1958 елда Мордва АССРның Кадошкинск районы Иса авылында А.Кротовтан «Җил милчә»нең иң танылган варианты язылып алына. Җырның әлеге варианты И.Н.Надировның «Татар халык җырлары» (1965 ел) җыентыгында басыла.

Автор – Ф.И.Урманчеев