Эчтәлек

«Ислам баласы» журналы мөхәрририяте башлангычы белән совет җитәкчелегенең дингә каршы пропагандасына протест йөзеннән татар яшьләрен берләштерү максатыннан оештырыла. «Хакыйкать йолдызы»ның беренче җыелышы 1927 елның 24 апрелендә булып уза. Анда 14–18 яшьлекләр әлеге оешманың әгъзалары була алуын раслаган Устав кабул ителә (журнал хезмәткәрләре өчен чыгармалар карала).

Башлап йөрүчеләре: Исхак Закиров, Гомәр Габитов, Зөфәр Абдуллин.

«Хакыйкать йолдызы» әгъзалары исламның гуманистик идеяләрен пропагандалап, дәүләт гражданнарының дини инануларына карата битараф булырга тиеш дип исәплиләр; алар мәдәни-агарту чаралары үткәрәләр, татар кинематографиясен үстерү идеясен яклыйлар, алфавитны латинлаштыруга каршы чыгалар.

1928 елның маенда оешмага каршы җинаять эше кузгатыла, башлап йөрүчеләре хөкем ителә һәм хезмәт белән төзәтү колонияләренә җибәрелә.

Әдәбият

Кашапов Р. Дитя ислама // Татарстан. 1995. № 5–6.