Эчтәлек

Борынгыдан мәгълүм, татарларның барлык этник төркемнәре арасында киң таралган. Урта гасырлар язма чыганакларында бәян ителгәнчә (VII–XIV йөзләр), ант борынгы төркиләр җәмгыятендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүдә мөһим роль уйнаган. «Кут колуп ант антыкмышы талуй өгүздә териңрәк ол» («Шәфкатьлелек сораганда елгадан, диңгездән дә тирәнрәк булган антлар бирергә») дигән әйтем теркәлеп калган.

Мәхмүд Кашгариның «Төрки телләр сүзлеге» («Диване лөгать әт-төрк», XI йөз) хезмәтендә ант бирүнең кызыклы тәртибе китерелгән: кайбер төрки кабиләләрдә ант бирүче алдына кылыч куелган һәм «Бу көк кирсүн, кызыл чыксун» («Бу күк (ягъни, кылыч) керсен, кызыл (ягъни, кан) чыксын») дигән сүзләр әйтелгән.

Ант бер зат тарафыннан үзенең дөреслегенә, гаепсезлегенә, нәрсәгә дә булса катнашы булмаганлыгына, шулай ук антның какшамаслыгына ышандыру өчен бирелә. Ант иткән кеше сүзендә тормаган очракта җәза кичерергә әзер булуын белдерә: «Кояш йөзе күрмим», «Иманымнан җөда булыйм», «Ике күзем чәчрәп чыксын», «Җир мине упсын». Баштарак ант иткәндә сихер хәрәкәтләре ясалган, бу антның «айак үрүп сүзи» («сүзләрен савытка өреп») әйтелүендә дә күренә.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан, 1987.

Древнетюркский словарь. Л., 1969.

Махмутов Х.Ш. Афористические жанры татарского фольклора. Казань, 1995.

Автор – Х.Ш.Мәхмүтов