Ел саен Казанда, танылган композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев һәйкәле янындагы мәйданда (Татарстан ур., 2) үткәрелә.

«Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәге гамәлгә ашыра торган проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе тарафыннан һәрьяклы ярдәм ала.

Проектның авторы һәм җитәкчесе – Россиянең халык артисты, профессор Лима Кустабаева.

Фестивальнең исеме – татар шигърияте классигы Мәхмүт Хөсәеннең композиторның 50 еллыгына багышлап язылган шигыреннән бер юл:

Күңелләрне назлап яшисең син,

Арабызда бергә сайрашып,

Халык мәхәббәте лауреаты

Сөеклебез Салих Сәйдәшев.

Әлеге проект Салих Сәйдәшев шәхесенә һәм мирасына бөтенхалык мәхәббәтен чагылдыра һәм Татарстан Республикасының профессиональ музыка казанышларын күрсәтә.

Концерт программаларында Татарстан Республикасының күренекле башкаручылары һәм сәнгать коллективлары, шулай ук талантлы яшьләр – Казан шәһәренең үзешчән сәнгать вәкилләре һәм иҗади уку йортлары укучылары чыгыш ясый.

Зур уңыш белән Татар академия театры, Тукай исемендәге  артистлары, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, «Казан» милли-мәдәни үзәге, КФУ, «La Primavera», «Фантазия», «Казан нуры»  коллективлары һәм солистлары һ. б. чыгыш ясый.

Фестивальдә Кытай, Төрекмәнстан, Казахстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Әзербайҗан һ.б. илләрдән вәкилләр катнаша. Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта һәм бүгенге көндә 600 кешедән артып китә.

Программада Татарстан композиторларының иң яхшы музыкаль әсәрләре, халык музыкасы, республика шагыйрьләренең иҗаты һәм якты хореографик композицияләр тәкъдим ителә.

Ел саен композитор Салих Сәйдәшев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үткәрелә.

Бәйрәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртыла. Татарстан Республикасы башкаласының бизәге һәм Казан шәһәре башкаручылары, шәһәрлеләре һәм кунаклары өчен чын бәйрәм була.