ТРда Мәдәният министрлыгы, Театр эшлеклеләре берлеге, аерым театр коллективлары (Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары уздырган театр фестивальләре, 1967) тарафыннан уздырыла.

1983 елда — «Авылга театр» («Театр — селу») дип аталган Республика театр фестивале, 1984–1985 елларда — балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы спектакльгә Республика смотр-конкурсы, 1991 елда театр-студияләрнең Республика театр фестивальләре була.

Кама аръягы театрлары фестивале (Әлмәт, 2003, 2004), яшь режиссёрларның театр фестивальләре (Казан, 2009), К.Тинчурин исемендәге театр фестивале, «Нәүрүз» театр фестивале үткәрелә.