ТАССР Композиторлар берлеге башлангычы белән оештырыла, беренче фестиваль 1982 елда Казанда уза.

1995 елга кадәр һәм 2002 елдан алып ел саен Идел-Урал буе республикалары башкалаларында чиратлаштырылып үткәрелә.

Фестивальнең төп максаты — композиторларның иҗатын популярлаштыру, агымдагы процесслар буенча фикер алышу, төбәкнең музыкаль культурасы үсеше проблемаларын ачыклау һәм хәл итү.

Фестиваль программаларында әйдәп баручы башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясый, музыка белгечләре һәм эшлеклеләре катнашында конференцияләр, «түгәрәк өстәл»ләр, киңәшмәләр үткәрелә.

2006 елда Казанда 19 нчы фестиваль уздырыла, 2009 елда 22 нче фестиваль Сыктывкар шәһәрендә була.

Әдәбият        

Возобновление традиций // Музыкальная академия. 2003. № 2;

Регион Поволжья и Приуралья: Фестиваль восемнадцатый // Музыкальная академия. 2006. № 2.

Автор  —  Ф.Ш.Салитова