1 меңнән артык ыруг һәм 25 меңнән артык төре билгеле. Үләннәр, сирәк кенә ярымкуак, куак, зур булмаган агачлар. Бөтен Җир шары буйлап таралганнар.

Татарстан территориясендә 64 ыруг, 235 төр бар. Бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр.

Яфраклары чиратлашкан, сирәк кенә каршыдаш яки боҗрасыман утырышлы, гадиләр, бөтен яки теленмә, гадәттә төпчек яфракларсыз. Чәчәкләре ике яки бер җенеслеләр, көпшәле, телсыман, ялган телсыман һәм ике иренле, 5 буыннан торучы тоташ яфракчыклы таҗлы (серкәчләре 5, җимеш яфрагы 2), кәрзин чәчәк төркеменә җыйналган, алар исә башак, калкан һәм башка катлаулы чәчәк төркемнәре хасил итергә мөмкин. Җимеше — орлыкча, еш кына очкак.

Оешма чәчәклеләр арасында дару (каклавыч, әрекмән, үги ана яфрагы, тырнак гөл, тузганак, әрем, эт сырганагы һәм башкалар) терлек азыгы (андыз, агулы билчән, топинамбур һәм башкалар), декоратив (кашкарый, күкчәчәк, маргаритка, болын ромашкасы, шайтан таягы һәм башкалар), баллы (күкчәчәк, ачыкый, дөгәнәк, билчән һәм башкалар), майлы (көнбагыш), инсектицид (яткын борча үләне, гөлбадран, өчкырлык, меңьяфрак һәм башкалар) чүп (каклавыч, әрекмән, билчән, убыр уты һәм башкалар) үсемлекләре бар.

31 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.