Эчтәлек

Чыгышлары Сембер губернасының Буа өязеннән.

Казан губернасы дворяннары исемлегендә теркәлгәннәр.

1) Йосыф Әбдери улы А. (? – ?) (хатыны Суфия Тәфкилева), җирбиләүче, титулярный советник. Уфа өязендә җир биләмәләре алып, Казан губернасы Тәтеш төбәгендәге крәстияннәрдән 45 кешене шунда күчерүе, анда Узы Тамак авылын нигезләве документларда теркәлгән. 1839 елда Узы Тамакта Алкиннар крәстияннәреннән 21 гаиләдә 124 кеше булуы мәгълүм;

2) Мөхәммәд Йосыф улы (? – ?), җирбиләүче, поручик. Җир биләмәләре Казан губернасы Зөя өязендә була;

3) Шаһиәхмәт Мөхәммәд улы (1812 – 1878 яки 1879), җирбиләүче, титуляр советник (1841), коллегия советнигы. Казан полициясе приставы, 1846 елдан Казан полицмейстеры ярдәмчесе. 3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

Шулай ук кара: С.Ш. Алкин, Җ.С. Алкин, И.С. Алкин.

Әдәбият

Алфавитный список родам потомственных дворян, внесённых в дворянскую родословную книгу Казанской губернии с обозначением имени и отчества тех из них, кои впервые записали свои роды в сию книгу и с обозначением времени их записи с 1787 по 1895 гг. Казань, 1898.

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.