Сембер губернасы сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре Акчуриннар нәселе вәкилләренең 1880 еллардан ХХ йөзнең беренче унъеллыкларына кадәр тупланган хосусый китапханәләре.

Ибраһим Курамша улы Акчурин (1859–1933) китапханәсе, Сембер шәһәрендә беркатлы зур иркен йортның яртысын алып торган.

Тупланмасы татар, рус, гарәп, француз, немец, төрек, фарсы, уйгыр һ.б. телләрдә басылган берничә мең китап, газета-журнал һәм кулъязма ядкәрләрне эченә алган. Матур әдәбияттан: И.С.Тургенев, М.Ю.Лермонтов, Г.И.Успенский, француз телендә А.Франс, Ги де Мопассан әсәрләре басмалары һәм күп кенә татар язучыларының китаплары; Н.Г.Чернышевскийның тыелган «Нәрсә эшләргә?» «(Что делать?») романы; әдәбият белеменә, медицина, иҗтимагый-сәяси, тарихи әдәбиятка нисбәтле басмалар, Ф.А.Брокгаузның немец телендә 16 томлык «Энциклопедик сүзлеге» (Берлин-Вена, 1892–1895), Н.И.Ильминскийның «Хатлар»ы (1898), Д.И.Языковның «Вафат рус язучыларының тормыш һәм хезмәтләренә күзәтү» («Обзор жизни и трудов покойных русских писателей», вып. 1–, СПб., 1881–1886) сериясендә чыккан китаплары, Б.Аубахның рус телендә басылган «Рейндагы дача»сы («Дача на Рейне», М., 1907) һ.б.; Шәркыятькә нисбәтле кулъязма китаплар, XIV–XV йөз төрки шагыйре Мирхәйдәрнең «Тимер белән кырмыска» («Аксак Тимер белән кырмыска») шигъри хикәяте, XI йөз төрки шагыйре Йосыф Баласагуниның В.В.Радлов тәрҗемәсендә «Игелекле белем» («Котадгу белег») поэмасы басмасы һ.б. Китапханәдән Ибраһим Акчуринның туганнары (Хәсән Акчурин, Йосыф Акчура), дуслары (мәсәлән, Зәки Вәлиди) һ.б. еш файдаланган.

1918 елда хосусый китапханәләр конфискацияләнгәч, китапларның бер өлеше башта Сембер губернасы китап саклагычына, аннары Ульянов өлкәсе фәнни китапханәсенә тапшырыла (50 гә якын исемдәге китап һәм вакытлы матбугат басмалары, альманахлар. Барысына да китапханә иясенең мөһере сугылган). Тупланманың зур өлешенең язмышы билгесез.

Хәсән Акчурин китапханәсе, Сембер губернасының Карсун өязе Гурьевка бистәсендәге (хәзер – Ульянов өлкәсенең Барыш шәһәре) өендә фабрикант Хәсән Тимербулат улы Акчурин (1866 – 1916) җыйган китап, кулъязма һәм акчалар коллекциясе.

Берничә мең китап исәпләнгән. 1914 елда китапханә белән танышкан Риза Фәхретдин болай яза: «Хәсән Акчуринда китап байлыгы, хосусән Европада басылган мөселман әсәрләре белән язма китаплар әйтеп бетергесез. Аның борынгы акчалар коллекциясе шулкадәр байдыр ки, өстән генә карап бетерү өчен дә көннәр кирәк. Петербургтагы «Эрмитаж» коллекциясе Акчуриндагы акчаларның бик күбесенә ия түгелдер. Аның коллекциясендә гарәп, төрек, Мисыр хакимнәре, татар ханнары акчалары һәрберсе диярлек бардыр». Китапханәне үз вакытында Ф.Әмирхан, Г.Баруди, М.Бигиев, Г.Тукай, Й.Акчуралар да күреп белгән. 1916 елда Х.Акчурин вафат булгач, китапханә варислары кулында кала. Революция башында (1917) китапханә һәм нумизмат коллекциясе җирле оешмалар тарафыннан кулга алына. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Х.Акчуринның шәхси мөһере сугылган бердәнбер китап – Каюм Насыйриның «Гакаид рисаләсе» («Уку китабы») дигән уку әсбабы соңыннан Ульянов өлкәсе Иске Тимошкино (Зөябаш) авылы мәчетенең подвалында табыла.

Маһруй Тимербулат кызы Акчурина китапханәсе, Сембер губернасының Карсун өязе Гурьевка авылында. М.Акчурина Акчуриннар тарафыннан Гурьевкада һәм Зөябашта ачылган мәктәпләргә җитәкчелек итә, мәктәпләр өчен дәреслекләр бастыруга акчалата ярдәм күрсәтә.

Китапханәсендә нинди китаплар һәм күпме санда булуы билгесез. Хуҗасының мөһере басылган бердәнбер китап – Г.Барудиның 1910 елда Казанда нәшер ителгән «Күркәм гыйбадәт» («Хөсн әл-гыйбадәт») дәреслеге табылган.

Ирле-хатынлы Якуб һәм Мәргубә Акчуриннар китапханәсе, Сембер губернасының Сөнгәләй өязе Зөябаш (Иске Тимошкино) авылында.

Татар, гарәп, рус һ.б. телләрдә басылган китаплар тупланмасы. Китапханәдә булган китаплардан табылганнары: Н.Думавиның Оренбургта басылган «Безнең мәктәп» дәреслеге; Г.Мостафинның 1911 елда Казанда нәшер ителгән «Саулыкны саклау» дигән хезмәте; А.П.Барсуковның «Шереметевлар нәселе» («Род Шереметевых») дигән, 1895 елда Сембер гыйльми архив комиссиясенә бүләк итеп бирелгән китабы.

Шулай ук кара: Акчуриннарның китапханә-кыйраәтханәсе.

Әдәбият

Таиров Н., Таиров И. Акчуриннарның китапханәләре // Идел. 2001. № 4.

Таиров Н., Таирова Г. В поиске книги // Татарстан. 1993. № 2.

Таиров Н.И. Акчурины. Казань,2002.

Автор – Н.И.Таиров