- РУС
- ТАТ
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына караган күпфункцияле мәгълүмат органы
1920 елда комиссариат хезмәткәрләре өчен ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариты каршында китапханә буларак оештырыла. Аның башлангыч фондын Ортопедия институты һәм профессор Р.А.Лурия тарафыннан бүләк ителгән 450 китап тәшкил итә; 1945 елда китапханә Республика фәнни мед.ицина китапханәсе итеп үзгәртелә.
1960 елларның беренче яртысында Республика фәнни медицина китапханәсе фонды – 23 мең, ә 1980 нче елларда 40 меңнән артык саклау берәмлеген тәшкил итә. 1992 елда медицина учреждениеләрендә һәм медицина уку йортларында китапханәнең филиаллары ачыла. 1994 елда Республика фәнни медицина китапханәсе һәм аның филиаллары җирлегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге – фәнни медицина китапханәсен һәм ТР медицина учреждениеләре каршындагы 47 филиалны үз эченә алган үзәкләштерелгән китапханә системасы оештырыла. Структурасы һәм башкару функцияләре буенча китапханә-мәгълүмат үзәгенең Россиядә тиңе юк. Китапханә-мәгълүмат үзәгенең функцияләренә түбәндәгеләр керә: биология-медицина тематикасына караган басмаларны һәм нәшер ителмәгән документларны туплаган республика фондын, медицина өлкәсендә ТРның фәнни потенциалы турындагы мәгълүматлар базасын булдыру; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык белгечләренә китапханә-библиография хезмәте күрсәтү.
Китапханә-мәгълүмат үзәгенең алга киткән белешмә-эзләнү аппараты – 6 каталогы һәм 75 картотекасы, «Татарстанда сәламәтлекне саклау» уникаль библиографик картотекасы; фәнни-медицина һәм методик бүлекләре (Үзәк китапханә системасының барлык буыннары белән идарә итүне, китапханә-мәгълүмат үзәге белән Россия китапханәләр ассоциациясенең бер-берсе белән элемтәдә эшләвен тормышка ашыра) бар; медиөина буенча XIX йөз – XX йөз башындагы сирәк һәм әһәмиятле басмаларның хуҗасы булып тора.
Китапханә-мәгълүмат үзәгенең халыкара элемтәләр бүлеге Springer-Verlag (Германия) нәшрияты белән элемтәдә тора. Китапханә-мәгълүмат үзәге составында оператив полиграфия базасы булган «Медицина» нәшрияты эшләп килә, «Медицинские вести» газетасы чыга, мецина әдәбияты (монографияләр, методик һәм белешмә әсбаплар һ.б.) бастырыла. Медицина тематикасы буенча библиографик, мәгълүмати, фәнни, белешмә, методик, уку һ.б. басмаларны бастыра.
Китапханә-мәгълүмат үзәге Халыкара китапханәләр ассоциацияләре федерациясе (IFLA), Россия китапханә ассоциациясенең (РБА) актив әгъзасы булып тора. Һәр елда 40 меңгә якын укучыга хезмәт күрсәтә, 2011 елга аның фондын 660 мең саклау берәмлеге тәшкил итә.
Авторлар – Ю.Н.Дрешер, Р.Г.Исхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.