Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1861 елга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли. XX йөз башында 2 мәчет (берсе – 1930 елларда, икенчесе 1958 елда сүтелә), мәдрәсә (1894 елдан), 2 мәктәп, 3 су тегермәне, 5 ярма яргыч, 2 постау басу машинасы була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5529,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Метрәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Туры юл” колхозы (беренче рәисе – Ю.Әюпов) оештырыла, 1958 елда “Завод” (Ольгино авылы) колхозы белән Калинин исемендәге колхозга берләштерелә. 1994–2004 елларда “Метрәй” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе. 2005 елдан төрле токымлы кош-корт үстерү буенча махсуслашкан крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидеелык, 1962 елда – сигезьеллык (1973 елда яңа бина төзелә), 1986 елда – урта, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1976 елдан), мәдәният йорты (1970 елда яңа бина төзелә), китапханә (1930 елда уку өе буларак ачыла, мәдәният йорты бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (2017 елдан күп функцияле үзәк бинасында), “Исмәгыйль” мәчете (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында халык театры (1993 елдан, 2002 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – С.Я.Җәббарова), “Наз” вокаль ансамбле (2008 елдан) “Мизгел” хореография коллективы (2010 елдан) эшли.

Мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее бар. Авыл янында “Хәләф чишмәсе” төзекләндерелгән (2016 елда).

Күренекле кешеләре

Л.Г.Гайсин (1952 елда туган) –техник фәннәр кандидаты, РФнең мактаулы химигы, ТРның атказанган химигы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.И.Гафаров (1947 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, Менделеев районы хакимияте башлыгы (1999–2005 елларда), Менделеев районы башлыгы (2006–2010 елларда), ТРның атказанган сәүдә хезмәткәре;

А.М.Минһаҗева (1952 елда туган) – шагыйрә;

З.Х.Мөхәммәтдинова (1959 елда туган) – рәссам, каллиграф, РФ һәм ТРның Рәссамнәр берлеге әгъзасы;

С.Ф.Сираҗиева (1959 елда туган) – рәссам, график, РФ һәм ТРның Рәссамнәр берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 431,
1870 елда – 509,
1884 елда – 642,
1897 елда – 949,
1913 елда – 1317,
1920 елда – 1298,
1926 елда – 1248,
1938 елда – 1460,
1958 елда – 750,
1970 елда – 864,
1979 елда – 703,
1989 елда – 653,
2002 елда – 612,
2010 елда – 607,
2017 елда – 611 кеше (татарлар).