Нигезләнүе

1751 елда Казанның Татар бистәсендә яшәүчеләр нигезли. Яңа татар бистәсе татарларны көчләп христианлаштыру сәясәте көчәйгән шартларда барлыкка килә. 1749 елда Казан һәм Татар бистәсе янгын казасына дучар булудан файдаланып, архиерей Лука (Конашевич) хакимиятләргә татарларны Казаннан куып чыгару һәм аларның җирләрен православие динендәге кешеләргә һәм чиркәү әһелләренә бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Сенат бистә халкына үз урыннарында калырга рөхсәт бирә, әмма миссионерлар аларга төзелеш эшләре алып барырга комаучалык итә. Татар бистәсендә чиркәү төзелә, христиан дине әһелләре өчен йортлар корыла, зират өчен җир бүленә. Татар бистәсе халкы вәкилләре, хакимиятләргә мөрәҗәгать итеп, Казан янында җир бүлеп бирүне сорый. Сенатның 1750 ел 8 август фәрманында татарларга «...элек никадәр күләмдә җирләре булган булса... шул ук күләмдә... монастырь җирләреннән һәм якын-тирәдән» яки Поповка авылы җирләрен бирергә боерыла. 1753 елда бистәдә 128 татар йорты исәпләнә (шуларның 108 е — Татар бистәсенең төньягыннан), 1781 елда анда яшәүчеләрнең 470 е ир затыннан була.

Яшәү рәвеше

Тирә-як авыллардан килеп сабын кайнату һәм тире эшкәртү заводларында эшләүчеләр дә шунда яши. К.Ф.Фукс мәгълүматларына караганда (XIX йөзнең 1 нче яртысы), һәр елда сезонлы эш вакытында татар бистәләрендәге татарлар саны 700 кешегә арта. Яңа татар бистәсе яшәү өчен уңайсыз була. Язгы ташу вакытында ул 2,5 айга аерым утрауга әверелә, халыкка хәрәкәт итү кыенлаша. Чыганакларда теркәлгәнчә, «...ул сулардан төрле урыннарда күлләр барлыкка килә һәм алар җәй буе кипмиләр». Болар барысы да Яңа татар бистәсе халкы хуҗалыгына зыян китерә. Шуңа карамастан, бистәнең икътисади үсеше дәвам итә, моңа татар бистәләренә каршылыксыз сәүдә эшләре алып барырга рөхсәт иткән 1763 елгы фәрманнар да этәргеч була.

Үзидарә

Яңа кануннар эшләү комиссиясе (1767–1769) эшләгән чорда Казанның татар бистәләре халкы аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы С.Хәлфин аркылы хакимияттән, рекрутлыктан, «җан башыннан» салымнан, мунча өчен түләүләрдән азат итеп, хәлләрен җиңеләйтүне; шулай ук алга таба, бигрәк тә Казанда, бернинди дә каршылыксыз сәүдә итәргә, «...кибетләрдә утырырга... тире-яры складлары, иген амбарлары тотарга, Идел буйлап түбәнгә һәм югарыга таба көймәләр йөртергә... [рөхсәт итүне], сәүдә вакытында өяз кешеләреннән комачаулыклар булдырмауны»; татарларны көчләп чукындыруны туктатуны; «...төрле дәрәҗәдәге кешеләр... шәригать һәм пәйгамбәр турында... сүгенү сүзләре кулланганга күрә», дин иреген закон белән яклауны; патшадан фәрманнар булмый торып бистәдә чиркәү төзетмәүне һ.б.ны үтенә. 1781 елда Казан шәһәре татар бистәләре ратушасы оешканнан соң, Яңа татар бистәсе халкы үзидарә мөмкинлеге ала. 1784 елның 4 ноябрендә ратушага беренче сайлауларда Яңа татар бистәсеннән 106 кеше катнаша.

Аксакаллар роле

Бистә халкы тормышын җайлауда муллалар, шулай ук мөселман җәмәгатендәге абруйлы һәм мөхтәрәм кешеләр — аксакаллар, «намуслы абруй» (Бикбау Бикмәтов, Якуп Сеинов, Алил Асяков, Сәгыйть Бакыев, Гали Якупов, Давыт Измайлов һ.б.) мөһим роль уйный. Бистә халкының 2200 ир-аты 3 мәхәлләгә берләшә (XX йөз башы). Бу мәхәлләләр Иске таш мәчет (9 нчы Зур таш мәчет), «Тәбәнәк Бохара» мәчете (10 нчы мәчет) һәм 11 нче мәчетләргә карый. XVIII йөзнең 2 нче яртысында Яңа татар бистәсендә 2 агач мәчет төзелә. Аның берсе, Ш.Мәрҗани мәгълүматлары буенча, «Ишкәй мулла мәчете» яки «беренче мәчет» дип йөртелгән. XIX йөз башында татар сәүдәгәрләре Габдрәхим ибне Вәлид ибне Мөсәлим ибне Мәмәш әл-Орнашбаши, Г.Г.Үтәмишев, М.И.Апанаев акчаларына 3 таш мәчет төзелә.

Предприятиеләре

XVIII йөз ахырыннан Яңа татар бистәсе татар эшмәкәрләре предприятиеләре туплану урынына әверелә: Казанның татар бистәләрендә булган 27 предприятиенең 20 се Яңа татар бистәсендә урнаша (1799); XVIII йөз ахырында — XIX йөз башында анда Апанаевларның, Аитовларның, Замановларның һ.б.ның сабын кайнату, тире эшкәртү, комач фабрикалары була; XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында Үтәмишевләрнең тукыма ману фабрикасы һәм сабын кайнату заводы, Г.М.Галикәевнең сабын кайнату заводы киң таныла.

Атаклы кешеләре

Әмирханов, Сәитов, Якупов мәдрәсәләре була. Хәлфиннәр, Ф.Әмирхан, Б.Вәисов, С.Иманколый, Г.Тукай, Г.Исхакый һ.б.ның тормышы һәм эшчәнлеге Яңа татар бистәсе белән бәйле.

Милли төсмернең югалуы

Октябрь революциясеннән соң Яңа татар бистәсе милли төсмерен югалта башлый, мәчетләр ябыла, мәхәлләләр бетерелә.

1920 еллар ахырында бистәдә Казан мех комбинаты төзелә.

Элекке Яңа татар бистәсе территориясен хәзер М.Гафури, К.Якуб, Мехчылар урамнары били.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 13. № 9791.

Әдәбият

Калинин Н.Ф. Казань времён пугачёвских событий // Тр. КФАН СССР. 1959. Вып. 2; 

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1995; 

Татарские слободы Казани: Очерки истории. К., 2002.

Автор — И.Р.Вәлиуллин